ЯҢАЛЫКЛАР


10
июнь, 2015 ел
чәршәмбе
Сабантуйны чәчәккә тиңләсәк, үзәген көрәш мәйданы, ә мәйдан уртасында һәм тирә–юнендә барган уеннар, җыр–бию, төрледән–төрле бәйгеләрне таҗлары белән чагыштырып булыр иде.
Быел каникулларда районда 33 җәйге лагерь эшләячәк. Барлыгы 1300 бала ял итәчәк.
Район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Илдус Әһлиев Апаз авылында яшәүче сугыш ветераны Михаил Әпсәләмовка, 90 яшьлек юбилее белән котлап, Россия Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хатын тапшырды. Апаз авыл җирлеге башлыгы Ринат Садыйков та юбилярны котларга килде.
17 июньдә сәгать 11дә Шәрык бистәсе мәчете манарасына ай куела. Тантанага рәхим итегез!
Ярышның вакытында башлануы әһәмиятле. Аның, халыкны интектереп, соңга калып башланган еллары да булды. Барысы 25 ат ярышта катнашты. Биектау, Саба, Мари атлары да бар иде. Үзебезнекеләр көчле булып чыкты.
Арча педагогика көллиятендә “Әлифба” музееның 15 еллыгы уңаеннан үткәрелгән Бөтенроссия фәнни–гамәли конференциядә галимә, филология фәннәре кандидаты, атказанган укытучы Рәсимә Шәмсетдинова Әлифба дәреслегенә һәйкәл куярга дигән тәкъдим белән чыккан иде. Аның бу тәкъдиме хуплап алынды һәм район җитәкчелеге, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Закиров һәм “Татспиртпром” ширкәте генераль директоры Ирек Миннәхмәтовның матди ярдәме белән бу юнәлештә эш тә башланган.
Җирле үзидарә органнары эшчәнлеген яхшырту максатында Арча муниципаль районы сайтында кире элемтә бүлегендә халык фикерен өйрәнү булдырылды. Анда сез үзегезнең тәкъдимнәрегезне җибәрә аласыз.
Кичә Арчада тагын бер хуҗалыкта янгын чыкты. Шул уңайдан район җитәкчесе Илшат Нуриев гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең чираттан тыш утырышын үткәрде
Арча янгын күзәтчелеге инспекторы Илшат Мәхмүтов хәбәр иткәнчә, Арча 1нче мәктәбенең 2 сыйныф укучылары янгын күзәтчелеге частена сәяхәткә килде. Алар анда янгын сүндерү машиналарын, янгынчыларның киемнәрен кызыксынып карады, ул киемнәрне үзләре дә киделәр, хәтта янгынны сүндерүдә дә катнаштылар
Бирәм дисә колына, чыгарып куяр юлына, дигән халык мәкале бар. Газетабызның 85 еллыгы уңаеннан мәгълүматлар туплаганда, күпме тырышсак та, 30–40нчы елларда, сугыш чорында эшләгән хәбәрчеләребез турында белә алмадык. Әмма насыйп эш таш ярыр, диләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International