ЯҢАЛЫКЛАР


16
апрель, 2014 ел
чәршәмбе
Мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тернәкләндерү үзәге «Өмет чаткысы» социаль проектлар конкурсында «Монтессори—терапия хезмәте» проекты белән җиңде. Шул уңайдан без үзәкнең җитәкчесе Наилә Сәмиевага берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
Муниципаль район башлыгы Алмас Назиров 15 апрельдә “Курса МТСы”, “Ак барс агрокомплексы” хуҗалыкларының терлекчелек фермаларында булды, язгы кыр эшләренә әзерлек, шул җирлекләр-дәге социаль объектларның эшчәнлеге белән кызыксынды.
Ул Сеҗе авыл җирлегендә гражданнарны кабул итте. Алар авыл җирендә яшәүче яшь гаиләләрне һәм белгечләрне торак белән тәэмин итү, клубларны төзек-ләндерү, балалар бакчаларының эш сәгатьләрен ата–аналарга уңайлы итеп көйләү мәсьәләләрен күтәрделәр.

11
апрель, 2014 ел
җомга
Мәктәпләрдә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен урак өсте —Бердәм дәүләт имтиханнары якынлаша.
Укучылар һәм аларның әти-әниләре түземсезлек белән билгеләнгән көннәрне көтә. Балалары белемнәрен күрсәтә алырмы, чит мәктәп диварларында, югалып калмасмы һәм чыгарылыш имтиханнары белән бәйле башка сораулар бүген әти-әниләрне һәм укытучыларны иң борчыганнары.
Вакытлы матбугатка икенче яртыеллыкка язылу башланды, газета–журналларга бәяләр артты, Интернет көннән–көн үз упкынына тарта... Мондый басым астында кайсы якка атларга, кайсын сайларга да белмәссең. Юк, алай дию дә бик үк дөрес булмас. Чөнки газета, журналлар алдырган кеше аннан башка яшәүне күз алдына да китерә алмый һәм аны бернинди каршылыклар да куркытмый.
Өч Пошалым мәктәпләре укучылары Урта Пошалым мәдәният йортында Татарстан Язучылар Берлеге рәисе, Шәйхи Маннур исемендәге бүләк иясе, язучы, драматург Рафис Корбан белән очрашты. Аның белән әңгәмә корды, табышмакларына җаваплар тапты, кызыксындырган сорауларга җаваплар һәм каләм иясе кулыннан балалар өчен язылган китаплар, журналлар алу бәхетенә ирешеп, шагыйрьнең яңа шигырьләрен ишеттеләр.
Узган шимбәдә Арча Мәдәният йорты сәхнәсендә районның мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләре чыгыш ясады. Иң көчле ике коллектив. Укытучыларның мәгарифтә генә түгел, сәнгатьтә дә көчле булулары бәһасез, ә мәдәният хезмәткәрләре бу өлкәдә “йөз пот тоз ашаган” профессионаллар. Шуңа “Газиз Арчам! Даның зурдыр, юлың туры, сиңа багышлана ул–кызларың җыры!” дигән исем астында үткән концертның шәп булачагын арчалылар алдан ук тойды. Тамаша залы ул көнне шыгрым тулы иде.
Арча Укучылар сараеның “Нур” балалар телестудиясе Санкт-Петербургта Россия күләмендәге “Мәктәптә иҗади эшчәнлек” конкурсында катнашып кайтты.
Без шундый гасырда яшибез, барысы да каядыр ашыга, тиз арада күп эш башкарып калырга тырыша. Ирексездән, җир шары тизрәк әйләнә башламадымы икән дип уйлап куясың. Шунысы кызык, элекке заманнарда безнең бабаларыбыз, техника һәм элемтә чараларыннан башка яшәп, атларда һәм җәяү йөреп, ничек барлык эшләрен башкарырга өлгерде икән? Ә безнең көндәлек эшләргә дә вакыт калмый.
Бөек Ватан сугышы еллары, Җиңү көннәре ерагайган саен ветераннарыбыз саны да кими бара. Бүгенге көндә исән–сау булган каһарманнарыбыз ничек яши? Мохтаҗлык кичермиләрме? Шуларны барлау нияте белән җитәкчеләр сугыш ветераннарының өйләрендә булды. Шәһәр Советы башкарма комитеты җитәкчесе Рафил Исмәгыйлев һәм аның урынбасары Тәлгать Җәләлетдинов белән безгә дә берничә сугыш ветераны белән очрашырга туры килде.
Арча Үзәк китапханәсенең уку залы бу юлы үзенчәлекле шәхесләрне — җиһан белән кызыксынучыларны җыйды. Якташларыбыз Хәлил Гайнетдинов һәм Ким Шакировның “Җиһангирлар, безне космос үзенә дәшә!” китабын тәкъдир итү кичәсенә әдәбият сөючеләр белән очрашып, авторларның шатлыгын уртаклашырга Казаннан дуслары — галимнәр дә кайткан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International