ЯҢАЛЫКЛАР


11
апрель, 2014 ел
җомга
«Россия Федерациясе коммунистлар партиясе»нең (КПРФ) Татарстан төбәк бүлеге Арча җирле бүлекчәсенең хисап–сайлау җыелышы булды.

9
апрель, 2014 ел
чәршәмбе
8 апрельдә район Мәдәният йортында “Бердәм Россия” сәяси партиясе Уставы нигезендә праймериз, ягъни партия эчендә алдан тавыш бирү үткәрелде.
5 апрельдә район Советының чираттагы 36нчы утырышы узды. Анда район Советы рәисе урынбасары Любовь Осина дин һәм милләтара мөнәсәбәтләр һәм җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләсе буенча чыгыш ясады. Докладчы билгеләп үткәнчә, районда татар (94,1 процент), рус (5), мари (0,4 процент) һәм башка милләт вәкилләре үзара дус, тату яши. Һәр халыкның милли гореф–гадәтләрен, мәдәниятен, телен саклау һәм үстерү өчен шартлар тудырылган.
Күп тапкырлар кисәтүләр, аңлатуларга, хәтта штрафлар күләмен арттыруга да карамастан, юл һәлакәтләре саны елдан–ел арта. Моның сәбәбе нәрсәдә? Шул сорауга җавап эзләп, төрле яшьтәге берничә кешегә мөрәҗәгать иттем.
Язгы каникул көннәрендә мәктәп укучыларының кайсы ял иткән, кайсы имтиханнар биреп йөргән вакытта укытучылар да эш белән мәшгуль булды. Зур тырышлык куеп мәгариф учреждениеләре профсоз оешмасының спартакиадасы кысаларында уздырылучы волейбол ярышларына әзерләнде алар.
“Арча хәбәрләре” газетасы редакциясе Арча Укучылар сарае белән берлектә 4, 9 һәм 11нче чыгарылыш сыйныф укучылары арасында “Гаҗәеп матур мәктәп еллары” исеме астында шигырь һәм проза язмаларына, фотосүрәтләргә бәйге игълан итә. Таләпләргә килгәндә, язмалар А4 форматында 14ле шрифт белән басылган ике биттән артмаска, фотосүрәтләр “Соңгы кыңгырау”га багышланган кичәнең һәм чыгарылыш кичәсенең иң матур мизгелләрен чагылдырырга тиеш.

4
апрель, 2014 ел
җомга
Районыбыз осталары төзелеш эшләрен ел әйләнәсе башкарырга өйрәнеп бетсә дә, әлбәттә, моны җәйге чорда эшләү күпкә уңайлы. Хәзер төзелеш сезонына кереп киләбез. Шул уңайдан без районда гамәлгә ашырылучы дәүләт программаларының үтәлеше, быелгы планнар турында муниципаль район башлыгы Алмас Назиров белән әңгәмә кордык.
Узган җомгада редакциядә беренче тапкыр Әбүнәчеләр көне үткәрдек. Бу хакта алдан район газетасына яздык, “Арча” радиосы сөйләп торды. 1 апрельдән бәяләр артачак, дип, газетага арзан бәягә язылып калырга чакырдык.
Районыбызда яшәүче өлкәннәрнең яшьләр кебек җитез, актив, тырыш булуына күптән күнектек инде: спортта да, иҗатта да үрнәк алар. Ел да “Балкыш” үзешчән ветераннарның республика фестивалендә катнашып, уңышлар яулап кайталар. Шушы көннәрдә генә күңелле хәбәр килеп иреште: Өчиле авылыннан ветераныбыз Фәрхәт Зыятов 25 апрель көнне Татарстан делегациясе белән бергә Мәскәүгә татар җәмәгатьчелеге каршында чыгыш ясарга бара.
Март ахырында Яңа Иябашта яшәүче Клара һәм Рәшит Сибәгатуллиннар Смоленск өлкәсенә, Клара апаның әтисе Низам Галәветдиновның җәсәде җирләнгән туганнар каберлегенә зиярәт кылып кайтты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International