ЯҢАЛЫКЛАР


4
апрель, 2014 ел
җомга
Тумышы белән Әрмәнстаннан, Арчада яшәүче, Яңа Чүриледә вакытлыча теркәлгән Артак Арабян кичке сәгать 8ләр тирәсендә, караңгылыктан һәм кеше юклыктан файдаланып, “Җәмәгать туклануы” ширкәте кондитер цехының азрак ачык торган тәрәзәсеннән эчкә үтә.

3
апрель, 2014 ел
пәнҗешәмбе

01.04.2014  “Арча Мәрхәмәтлек үзәге” каршында эшләп килүче “Чишмә” ветераннар ансамбле “Өмет” тернәкләндерү үзәгендә дәваланучы өлкәннәргә “Яз сулышы” исемле концерт программасы белән чыгыш ясадылар.


2
апрель, 2014 ел
чәршәмбе
31 мартта Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы очрашуы булды.
27 мартта Арчада Россия төбәкләрендә урнашкан авыл хуҗалыгы үзәге филиаллары җитәкчеләренең семинар–киңәшмәсе булды.
Узган шимбәдә Арча педагогика көллиятендә истәлекле көн булды. Һәрберебез өчен бик тә якын булган, нәни бармакларыбыз белән һәр хәрефкә, һәр иҗеккә туктала–туктала укырга өйрәнгән “Әлифба” китабы авторлары, гаилә корып бергә балалар үстергән Рәмзия апа Вәлитова белән Сәләй ага Вагыйзов хөрмәтенә истәлек тактасы ачылды. Рәмзия апаның тууына 100 ел. Узган ел көзен көллияттә Сәләй ага Вагыйзовның 105 еллыгын билгеләп үттеләр. Алар — озак еллар Арча педагогика көллиятендә эшләгән абруйлы укытучы–галимнәр. Көллияттә “Әлифба” музее эшләп килүе дә олы шәхесләребезнең хезмәтенә зур бәя.
Узган атнада Арчаның 1нче мәктәбендә “Педагог–китапханәче —2014” республика конкурсының зона этабы узды. Сайлап алу турында 6 районнан иң көчле, тырыш, белемле мәктәп китапханәчеләре ике көн дәвамында көч сынашты.
27 мартта район мәгариф идарәсендә “Мәгариф” өстенлекле илкүләм проекты кысаларында 2014 елда акчалата бүләк алуга дәгъва итүче иң яхшы укытучыларны җәмәгатьчелек вәкилләре алдында тыңлау үткәрелде.

28
март, 2014 ел
җомга
Әлеге көннең дөнья күләмендә билгеләп үтелүе тирән мәгънәгә ия. Чөнки кошлар өчен чикләр юк.
26 мартта Арча ЗАГСында Пенсия фонды идарәсе вәкилләре 10 бәхетле анага тантаналы шартларда “Ана капиталы”на сертификатлар тапшырды.
Бөек Тукайны биргән Арча төбәгендә балалар иҗатының “Арча ягы—данлы Тукай ягы” дигән республика бәйгесен үткәрү матур традициягә әверелде. Быелгы тугызынчы бәйге Габдулла Тукайның 128 еллыгына багышланды. Аны әле бик яшь булса да, районда гына түгел, республика күләмендә дә танылырга өлгергән Диләрә Булатова туган тел турындагы шигыре белән башлап җибәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International