Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
ЯҢАЛЫКЛАР
28
март, 2014 ел
җомга
Концерт “җитми калды”
“Газиз Арчам! Даның зурдыр, юлың туры, сиңа багышлана ул–кызларың җыры!” дигән исем астында узган атнада район мәктәпләре чыгышы дәвам итте. Бу юлы район Мәдәният йорты сәхнәсенә Арчаның 5нче гимназиясе һәм 7нче мәктәп укытучылары чыкты.
Наласа егете — Россия чемпионы
Фаяз кечкенәдән Наласа урта мәктәбенең көрәш түгәрәгенә йөреп үскән егет. Тренеры Таһир Лотфуллин, өч дистә елдан артык яшүсмерләргә татарча көрәш серләрен өйрәтеп, егетләрнең кыю, сәламәт, нык булып үсүләренә күп тырышлык куя. Фаязның әтисе Айрат Зариповны да көрәшергә өйрәткән ул. Үзвакытында әтисе дә район күләмендә танылган көрәшче, күп тапкыр Сабантуй батыры булып калды. Бүген ул улына үзе үткән көрәш юлының нечкәлекләрен өйрәтә.
Нәүрүз коймагын ашагач җиңүләр дә яуланды
Узган атнада төрки халык дөньясы Нәүрүз бәйрәмен каршы алды. Безнең якларда да ел да көтеп алына, зурлап бәйрәм ителә.
Авыл җирлеге халыкны кайгыртып яши
Иске Кырлай авыл җирлегенә “Авыл көне”нә килүчеләрне Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе коллективы капкадан ук Нәүрүз бәйрәменә багышланган күренеш белән каршы алды. Әлеге бәйрәмдә җырларны, күмәк уеннарны бергәләп башкарганнан соң, “Карга боткасы”ннан авыз итеп, карачкы яндыруга да шаһит булды кунаклар.
Депутат — Яңа Кенәрдә
26 мартта Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы депутаты, Россия Олимпия комитетының генераль секретаре Марат Бариев “Бердәм Россия” партиясе көннәре кысаларында Яңа Кенәр авылы җирлегендә гражданнарны кабул итте.
Ялган аракы сатучыларга карата закон каты
Россия Федерациясе Җинаять кодексының 238 маддәсе нигезендә, кеше тормышы һәм сәламәтлеге куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирмәүче продуктларны һәм товарларны җитештергән, саклаган һәм алып кайткан өчен закон нигезендә 300000 сум штраф, 360 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш яки 2 елга кадәр иректән мәхрүм итү кебек җәзалар каралган. Шуңа карамастан, ялган аракы белән сату итүчеләр очрап тора.
Үлемне кайда саталар
Россия күләмендә “Үлем белән кайда сәүдә итәләр, хәбәр ит!” акциясе башланды. Наркотиклар шикелле, акциянең исеме үк куркыныч. Бүген район үзәк хастаханәсе табиб–наркологында 25 кеше исәптә тора, аның 9ы наркоман, 16сы наркотик матдәләр кулланып карасалар да, әле бу афәткә бәйле түгел. Узган ел полиция хезмәткәрләре наркотиклардан исергән 17 кешене район хастаханәсенә медицина тикшерүенә алып килгән. Ә республика буенча наркология диспансерында 17 меңнән артык наркотик кулланучы исәптә тора.
Безнекеләр “Йолдызлык”ның суперфиналында
24–25 мартта Теләчедә эстрада сәнгатенең “Созвездие–Йолдызлык—2014” XIV республика телевизион фестиваленең зона этабы булды. Арчадан беренче урыннарны “Ар–и–Эль” бию төркеме (хореография) һәм Марат Мәгъсүмов (конферанс) яулады. Илүзә Галимуллина, Мөнир Мәрдәнов, Гүзәл Закирова (вокал), Инсаф Гаптелбәров (конферанс) номинацияләрендә икенче булдылар. Инсаф вокал буенча да уңышлы чыгыш ясады һәм призлы өченче урынга чыкты. Вокал номинациясендә чыгыш ясаган Данил Закировка махсус бүләк тапшырылды. Зона бәйгесендә беренче–өченче урыннарны яулаганнар 14–17 апрельдә Казанда “УНИКС” мәдәни–спорт комплексында үтәчәк суперфиналда чыгыш ясаячак.
26
март, 2014 ел
чәршәмбе
Яңа Кырлайда тәртип яраталар
Яңа Кырлай фермасында терлекчеләр бүлмәсендәге аквариумда балыклар йөзә, тирә–ягында матур гөлләр. Үзенә күрә бер рәхәтлек монда, буш вакытларда ял итеп алырга да була. Ике смена белән эшләгәндә монысы да бик кирәк.
Мәктәп ашханәсендә
Районда барысы 102 мәктәп бар. Һәркайсында балаларны ашату оештырылган. Яшь буынның сәламәтлеге мәктәптә туклануга турыдан–туры бәйле.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз