ЯҢАЛЫКЛАР


19
март, 2014 ел
чәршәмбе
1 майдан үзең асраган терлекне үз хуҗалыгыңда суярга ярамый икән, дигән хәбәр авыл халкын пошаманга салды. Әлеге мәсьәләгә ачыклык кертүне сорап газета укучыларыбыз да шалтырата. Без, үз чиратыбызда, “Россельхознадзор”ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе баш дәүләт инспекторы Ринат Фәйзрахманов һәм районның ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рәкыйп Йосыповка мөрәҗәгать иттек.
Арча станциясендәге мәдәни–спорт үзәгендә “Бердәнберем, газизем—ул минем әнием” дигән концерт булды. Анда Арча сәнгать мәктәбенең Алинә Шиһабиева һәм Альбина Гомәрова укучылары чыгыш ясады. Әниләр, яз, туган як турында бик матур җырлар яңгырады. “Цветик–семицветик” вокаль, “Колосок” бию коллективлары чыгышлары көчле алкышлар белән бәяләнде.

14
март, 2014 ел
җомга
Иске Чүриле фермасы мөдире Фоат Хөснетдинов кайчан килсәң дә эш урынында булыр. Армиядән кайтканнан бирле шушы хезмәттә инде ул. Быел 25 ел тула икән.
Узган атнада Якты Көн клубында 2008 елда Ульяновскида, 2011 елда Арчада үткән “Түгәрәк уен” бәйгеләрендә дипломант булган “Уракчы кыз” фольклор коллективы үзенең 10 еллык юбилеен сәхнәдә билгеләп үтте.
Тугыз елга якын очрашып йөри авылдашлар, сыйныфташлар Гөлфия белән Илдус. Бер–берсен хәтта күз карашыннан да аңлый башлый яшьләр. Кыз егетне түземсезлек белән армиядән көтеп ала. Гөрләтеп туй үткәрәләр. Тик язмыш аларның киләчәген бөтенләй көтмәгәнчә үзенчә хәл итә.
Хөкүмәт тарафыннан инвалидларның яшәү шартын җайга салу өчен яңа программалар эшләве куанычлы күренеш.
Район суды март башында Яңа Кенәр авылында ирен үтергән 61 яшьлек Татьяна Шероновага карата җинаять эшен карады. Җитмәсә, ул элек укытучы булган.
Быел 27 февральдә Арча шәһәрендә яшәүче 75 яшьлек бер пенсионерга телефоннан улы шалтырата: “Юл фаҗигасенә очрадым, эшне туктату өчен зур суммада акча кирәк”, —ди. Ана кеше ышана һәм “улына” акча күчерә.
Узган ел республикада 162 әни нарасыен бала тудыру йортында калдырып чыккан. 2012 елда 123 ана шул адымга барган. Уйлана калсаң, бу бик зур сан.
Безнең яшүсмерләр хоккей командасы район тарихында беренче тапкыр “Алтын шайба” призына үткәрелгән республика ярышларында чемпион булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International