ЯҢАЛЫКЛАР


14
март, 2014 ел
җомга
“ЙӨРӘКТӘН ЙӨРӘККӘ” хәйрия фондына Пенсия фонды идарәсе — 11063, мәрхәмәтлек үзәге — 9100, Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы — 7500, балалар сәнгать мәктәбе — 5000, өлкәннәр һәм инвалидлар интернат–йорты — 2800, 107нче номерлы янгын часте — 2700, ведомстводан тыш сак бүлеге — 2300, “Казан арты” тарих–этнография музее 1450 сум күчерделәр.

12
март, 2014 ел
чәршәмбе
Курса–Почмак урта мәктәбендә “Хезмәт сөйгән халык — дан–хөрмәткә лаек” дигән бик матур кичә үткәрделәр.
Хоккей җанатарлары бу көннәрдә һәр кичне көтеп ала. Континенталь хоккей лигасында плей–офф уеннары башланды.
Быел совет гаскәрләре чикләнгән контингентының Әфганстаннан чыгуына 25 ел тулды. Шушы уңайдан районда шактый чаралар узды.
Әдәбият, сәнгать дигәндә арчалыларга гына эндәш, шундук сәнгать җанлы халкын җыеп, менә дигән кичә үткәрәчәкләр! “Казан арты” тарих–этнография музеена да шундыйлар җыелган иде. “Йолдызым”, “Авылдашым Нәби”, “Тамчылар ни сөйли!” һ.б. повестьлар авторы, якташыбыз Рафаил Төхвәтуллинның тууына 90 ел тулуга багышланган кичә язучының моңарчы без белмәгән якларын да ачты.
Ашытбаш мәктәбендә район мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре профсоюз оешмасының семинар–киңәшмәсе булды. Аны мәгариф хезмәткәрләре профсоюзының район советы рәисе Вакыйф Харисов алып барды.
10 МАРТТА Арча район башлыгы А.Ә.Назиров алып барган иртәнге киңәшмәдә авыл хуҗалыгында сөрү җирләрен рәсмиләштереп бетерү, ашламалар ташу, ягулык-майлау материаллары туплау бурыч итеп куелды. Терлекчелектә югары сыйфатлы продукция алу, аны отышлы сату мөһим.
Әңгәмәдәшебез — район үзәк хастаханәсенең йөрәк һәм кан тамырлары авырулары үзәге җитәкчесе, терапевт Ринат ХӘСТИЕВ.

28
февраль, 2014 ел
җомга
25 февральдә Казан дәүләт аграр университетында укучы Арча районы егетләре һәм кызлары белән очрашу матур тәэсир калдырды.
Аны җирле бүлекчә секретаре урынбасары, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Надия Мифтахетдинова алып барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International