ЯҢАЛЫКЛАР


17
гыйнвар, 2014 ел
җомга
Арча Мәдәният йортында Татарстан Республикасы Әлки районыннан килгән “Әфганстаннан Чечняга кадәр” вокаль–инструменталь ансамбле чыгыш ясады.
Хокук бозулар һәм җинаятьләрне профилактикалау максатыннан Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре җәмәгатьчелек тәртибен саклау буенча даими рәвештә рейдлар үткәрә. Узган шимбәдә шундый рейдларның берсендә безгә дә катнашырга туры килде.
Түбән Мәтәскә мәктәбендә “Кыш көне кошларны ашатыйк!” акциясе кысаларында “Иң яхшы җимлек” конкурсы үткәрелде.
Республикада быел 27 төрле программа тормышка ашырыла.
Районда 2014 елда социаль ипотека программасы буенча алып барылачак төзелешләр турында газетабызның узган санында язган идек. Башка төр төзү һәм төзекләндерү планнары да зурдан.

16
гыйнвар, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бәйрәмнәрне, аеруча Яңа елны, без ризыклар белән сыгылып торган өстәл артында, җыр–биюләр белән каршы алырга күнеккән. Чыннан да, нигә күңел ачмаска, тормыш рәхәт, дөнья киң. Өстәвенә, гыйнвар башында укучыларга гына түгел, өлкәннәргә дә тулы бер атна каникул бирелә. Тик бу көннәрдә дә кемгә бәйрәм, кемгә эш. Биредә сүз безнең тынычлыгыбыз, иминлегебез сагында торучылар, полиция, ЮХИДИ, үзәк хастаханәнең ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлекчәләре, янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләре турында бара. Алар күзлегеннән Яңа ел бәйрәме, озакка сузылган каникуллар ничек үткән?
Дәүләт автомобиль инспекциясе транспорт чараларын кабат теркәүне элекке хуҗалары катнашында үткәрергә киңәш итә.
2013–2014 еллардагы кышкы чорда район беренчелегенә шайбалы хоккей буенча “Арча хоккей лигасы” ярышлары үткәрелә. Аны район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге (җи-тәкчесе Зиннур Сәгыйтов) оештыра. Баш хөкемдар — Дамир Хәкимов.
11 гыйнварда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин район һәм республика газета–журналларында спорт темасын яктыртучы журналистлар белән очрашты.
Яхшы хәтеремдә, 2005 ел башында сәнгать мәктәбенә халыкны җыеп, социаль ипотека турында аңлаттылар. Бу яңалыкка шикләнеп караучылар күп булды. Ай–һай, озак вакытка кредитка фатир алып, гомерлек кабалага төшү түгелме икән бу?!
Кремль курантлары уникене сугып, әле яңа гына 2014 елга аяк атладык кебек. Ике атна сизелмичә үтеп тә киткән. Арчалыларны үзәк чыршы кабаттан үз янына җыйды. Бу юлы халык искечә Яңа елны каршы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International