ЯҢАЛЫКЛАР


24
гыйнвар, 2014 ел
җомга
Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге Яңа Кенәр интернат–мәктәбенә даими шефлык ярдәме күрсәтә.
Узган ел укучылар арасында оештырылган һәм Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталын куллануны популярлаштыруга юнәлдерелгән “IT–чемпион” республика бәйгесендә Арча районыннан алты меңнән артык укучы катнашты.
Быел бу сан 5 кә кимегән, 18 малай, 20 кыз дөньяга аваз салган.

22
гыйнвар, 2014 ел
чәршәмбе
Имаметдин абый безне ишектән керүгә үк сораулар белән күмеп ташлады. Бүген үзенә нәкъ туксан яшь тулса да, һаман да элеккечә бик тере, аралашырга яратучан, җайлы кеше ул.
Бүгенге көндә Шушмабаш урта гомумбелем мәктәбе ныклап төзекләндерүдән соң, “кабаттан туу көннәре”н билгеләп үтә.

17
гыйнвар, 2014 ел
җомга
Бездәге туфрак ашлама кертмәгәндә гектардан 11–12 центнердан артык уңыш бирә алмый.
Гыйнвар пенсиясен декабрьдә алдык
Яңа ел алдыннан пенсионерларга көтелмәгән күңелле хәл булды. Декабрь пенсияләрен алып озак та үтмәде, яңадан аларга шул ук күләмдә акча күчте.
— Банкоматтан акча алыйм дип барсам, ни күрим, икеләтә пенсия акчасы күчкән, — дип сөйли Дания ханым (фамилиясен әйтмәүне үтенде). — Нинди акча икән бу дип бик аптырадым. Кызым Интернетка кереп карады, янәсе, пенсия фондында артык акча булган, шуны пенсионерларга бүлеп биргәннәр. Ышанасы килми, әмма күңелдә өмет бар. Нинди акча бу — шуны аңлатып язсагыз иде.
Узган ел редакциягә барысы 600дән артык хат килде. Бу 2012 ел белән чагыштырганда ике тапкырга күбрәк. Редакциягә хат юллаган газета укучыларыбызга бик зур рәхмәт.
2013 ел безнең күңелләрдә Табигать һәм әйләнә–тирә мохитне саклау елы буларак истә калачак.
Иске Кырлайда яшәүче Әминә Низаметдинованы күптәннән беләм. Кызы Мәрьям белән бер сыйныфта укыдык. Өйләрендә дә еш була идек. Аның якты чырай белән каршы алуы, безнең белән балаларча, якын итеп сөйләшүе, тәмле ризыклар белән сыйлавы әле дә хәтердә. Һәм менә ул ак әби, якты әби, матур әби, 7 бала анасы, 17 оныкның дәү әнисе, 7 оныкчыкның әбисе сәхнә түрендә. Иске Кырлай мәдәният йорты сәхнәсендә үткәрелгән “Сез иң бөек яшәү чыганагы” дигән кичә Әминә ханымга багышланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International