ЯҢАЛЫКЛАР


29
ноябрь, 2013 ел
җомга
5нче районара салым инспекциясенең Арчадагы бүлекчәсе өлкән дәүләт салым инспекторы Лилия Рамазанова Арчаның 2нче мәктәбендә югары сыйныф укучылары белән дәрес үткәрде.
Бу көн Сарай–Чокырчадан Рафис Әмиров белән Сәрдәбаштан Илдар Степанов өчен икеләтә истәлекле булды. Арча бала тудыру йортына сабыйларын алырга килгән бәхетле әтиләрне ЮХИДИ идарәсенең Арча бүлекчәсе хезмәткәрләре каршы алды һәм гаиләгә машинада баланы утыртып йөрү өчен махсус җайланма бүләк итте.
Соңгы елларда шәхси хуҗалыкларның күбесе бәрәңгедән мул уңыш ала алмый. Икенче икмәккә элегрәк төрле авырулар, корткычлар зыян салса, тикшеренүләрдән күренгәнчә, хәзер күпчелек бакчалар тагын да хәтәррәк авыру — нематода чире белән зарарланган. Аның белән ничек көрәшү турында язып чыккан идек инде. Бу чиргә фитофтороз, ризоктониоз, парша, альтернариоз кебек авыруларны да өстәсәк, бәрәңге үстерүнең никадәр көч таләп итүен күзаллап була. Ләкин, төшенкелеккә бирелеп, кул селтәргә ярамый. Һәр казаның үз дәвасы бар.
16 ноябрь ел да Бөтендөнья толерантлык көне буларак билгеләп үтелә. Бу көнне балалар бакчаларында, мәктәпләрдә шушы темага бәйле сөйләшүләр алып барыла. Арчаның 1нче мәктәбендә шундый рухта түгәрәк өстәл артында аралашуда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Надия Мифтахетдинова, террорчылык һәм экстремизмга каршы көрәш комиссиясе сәркатибе Дамир Абдуллин, Раил хәзрәт Гыйләҗев, Василиск атакай да катнашты.
20 ноябрь—Бөтендөнья бала хокукларын яклау көнендә Арчаның бишенче гимназиясендә тарих укытучылары Гөлнара Әхмәтханова һәм Илнур Җәләев “Яшүсмер һәм закон” дигән түгәрәк өстәл утырышы үткәрде.
Күңел чишмәсе ургылып ага
27 ноябрьдә Арча Үзәк китапханәсендә Роза Шәйхетдинованың “Күңелем чишмәсе” дип аталган шигырьләр җыентыгын тәкъдир итү кичәсе узды. Китапханәнең өлкәннәргә хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Әлфия Галимова оештырган әлеге иҗат кичәсенә тиң кичәдән Роза апаның дуслары, якыннары, “Яшәү яме” клубына йөрүче каләмдәшләре, Түбән Мәтәскә мәктәбе укучылары озакка җитәрлек рухи азык туплап китте.
Бу көннәрдә Казанбаш авылында өмәләр булды. Авыл халкы бергәләшеп зиратны чис-тартты, картайган агачларны кисте, сынган ботакларны яндырды. Зөлфәт Шакирҗанов идеясе белән башланган изге эш үз эченә җирләү кирәк–яраклары саклый торган йорт төзүне дә алды. Ул зиратка читтән туганнарын алып кайтып җирләү-челәрнең сәдака һәм авыл халкыннан җыелган акчага эшләнде.
Гражданнарның торак шартларын яхшырту буенча төрле программалар бар. Район башкарма комитеты белгече Булат Мортазин белән әңгәмәбез шуларның берсе — инвалидларның һәм инвалид балалары булган гаиләләрнең торак шартларын яхшырту турында.

28
ноябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Олуг язучыбыз Арча халкының, район җитәкчелегенең җылы мөнәсәбәтен, кунакчыллыгын, үзен зурлавын, ихтирам итүен тоймаган булса, аның күңелендә мондый сүзләр тумаган булыр иде. Исән вакытта Гариф Ахунов Арчада хөрмәтле һәм кадерле кунак, каләм тиб-рәтүчеләргә олы остаз булды, туган ягында мәктәп укучылары, һөнәр алучы яшьләр, халык белән очрашуы аның үзен дә яңа иҗат эшенә рухландырды. Ул повесть, романнар, тәнкыйть һәм публицистик мәкаләләр язды, аның күңелендә шигырь юллары туды, йөрәктәгесен сүрәт итеп кәгазьгә төшерде, мәшһүр җәмәгать эшлеклесе булды. Аның әсәр-ләрен артистлар театр сәхнәсендә уйнады, без аларны нәфис фильм һәм спектакльләр аша экраннардан карадык.
2014 елның беренче яртыеллыгына газета–журналларга язылу дәвам итә. Ел да кабатланып килүче матур традиция буенча 21 ноябрьдә Абунәчеләр көне үткәрелде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International