ЯҢАЛЫКЛАР


22
март, 2013 ел
җомга

20 мартта Арчаның 2нче урта мәктәбендә ТР Мәгариф һәм фән, ТР экология һәм табигый ресурслар министрлыклары, мәгариф идарәсе, “Татарстан–Яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәте ярдәме белән Татарстан Республикасында экологик культура һәм әйләнә–тирәне саклау елына багышланган “Кеше һәм табигать” дип аталган фәнни–гамәли конференция узды.

Казанбашта яшәүче Зиннур Әхмәтгалиев (рәсемдә) белән умартачылар җыелышларында сирәк–мирәк кенә очрашкалап торабыз. Инде сигезенче дистәне ваклап килсә дә, бик актив, хәрәкәтчән, аралашырга рәхәт кеше ул.
Яңа Кенәр авылындагы крестьян–фермер хуҗалыгы башлыгы Рафис Аксаковны һәрвакыт үрнәк итеп куялар.
ТР Хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлек җитәкчесе Алмаз Борһанов җитәкчелегендәге делегация шушы көннәрдә Саратовта булып, анда хезмәт иткән якташларыбыз белән очрашты.
Чыгарылыш сыйныф укучыларының һәм әти–әниләрнең төн йокыларын алган Бердәм дәүләт имтиханнары башланырга санаулы көннәр калып бара.
20 МАРТТА ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов эшлекле сәфәр белән Арча районында булды. Аны муниципаль район башлыгы Алмас Назиров каршы алды һәм озатып йөрде.
Министр Арчаның 2,3нче мәктәпләрендә, педагогика көллиятендә укыту–тәрбия эшләренең барышы белән танышты.

20
март, 2013 ел
чәршәмбе
15 мартта ТР Хөкүмәт Йортында үткән киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Универсиадага санаулы көннәр генә калып баруын, әле башкарасы эшләр күләменең зур булуын әйтте. Стадион төзүгә, төзекләндерү эшләренә муниципалитетларның ярдәме кирәк. Универсиада — эре федераль проект, аны уңышлы үткәрү ил һәм республиканың халыкара дәрәҗәсендә чагылыш табачак.
15 мартта Арча муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия утырышы узды. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Надия Мифтахетдинова алып барды. Комиссия эшендә прокуратура, хокук саклау органнары, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

15
март, 2013 ел
җомга
2013 ЕЛНЫҢ 6 МАРТЫНДА Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев имзалаган карар белән Татарстан Республикасының Арча районындагы Корайван авылының русча атамасы Курайван авылы дип үзгәртелде.
Әкияттәге шикелле күз алдында калкып чыга йортлар. Арчаның үзәк Зур урамын ямьсезләп торган тәмам тузган берничә фатирлы йорт (№ 9) әле генә бар иде, бер көнне зур тракторлар килде дә, сүтеп, яңасын эшләргә дә тотындылар. “Энергосервис” ширкәте (җитәкчесе Рамил Әхмәтгалиев) егетләре эше. Бүген инде аннан, нинди матур йорт, дип сокланып үтәсең!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International