Закировлар — иҗади гаилә. Җыр-моңга сәләт әниләре Раушаниядән күчкән. Сәнгать өлкәсендә кайнап яшәүче ананың балалары да кечкенәдән үз янында. Элек әниләре чыгыш ясаганда сәхнә артында йөргән Камилә белән Данил хәзер үзләре сәхнә тота, сеңелләре Айсылуны да үзләренә ияртү ниятләре. Гел сәхнәдә алар, районыбызда бар чарада диярлек катнашалар. Ә сәхнә серләренә, җырлау, уен коралларында уйнау осталыгына балалар Арча сәнгать мәктәбендә өйрәнә.
Үрнәк авыл җирлегендә үзара салым акчасы исәбенә күп эшләр башкарылуы турында узган ел язган идек инде. Быел тагын шул якка юл тотарга туры килде. Шушы җирлеккә кергән Күлтәс авылыннан шалтыраттылар, безнең авыл урамнарын танымассыз да, бер күреп китегез әле, диделәр.
Районда 20 августка кадәр “Мәктәпкә җыенырга булыш” акциясе бара.
Икмәк булса, җыр да була, дип башлыйм әле сүземне. Күпме генә кабатласак та, искермәстер алар. Чөнки нинди генә бәйрәм, тантана булмасын, икмәктән башка табынның яме булмый. 8 августта Арча элеваторына икмәк тә килде, җырлар да яңгырады. Бу көнне “Яңарыш” хуҗалыгы шоферы Фаяз Габделхаков арбалы “КамАЗ” машинасы белән 2017 елның беренче уңышы ашлыгын китерде.
“Кырлай” ширкәтендә иртә өлгерә торган сортлы бәрәңге ала башладылар. Әлегә бер комбайн эшли.
Район хакимиятенә, безнең район газетасы редакциясенә үзара салым акчаларын тотуга кагылышлы мөрәҗәгатьләр алына: акча җыелган, әмма эш башланганы күренми, димәк, җирлек башлыклары эшләп җиткерми, эш башкаручыны кем билгели, референдум карары белән билгеләнгән сроклар нинди һ.б. Без бу сорауларны районның финанс–бюджет палатасы җитәкчесе Фәнис Исмәгыйлевка юлладык һәм үзара салым акчаларын тоту тәртибен аңлатып бирүен сорадык.
Асфальт юлдан җилдерүләре күңелле. Бу рәхәтлекне хәзер олы юлдан эчкәре урнашкан авыл халкы да татый башлады. Күптән түгел (15 июль) Кызылъяр авылына барырга туры килде. Юлында тулы көчкә эш бара иде. Авыл эченә ялтырап торган асфальт юлдан кердек. Бүген инде анда эшне төгәлләп киләләр.
Дөньяны мәхәббәт яшәтә. Гаиләдәге ярату, хөрмәт хисеннән торучы мохит кешенең күңеленә ныклап урнашып, үзе белән ияреп йөри һәм хезмәтендә уңышларга ирешүдә дә нык ярдәм итә.
Арчадан Мортазиннар гаиләсе Ульяновскида узган “Идел буеның уңышлы гаиләсе – 2017” төбәкара фестиваль-конкурсында “Гаилә эше” номинациясендә җиңүче булды.
Район җитәкчесе Илшат Нуриев 5 августта хуҗалык җитәкчеләре, мәктәп директорлары, район Советының җаваплы хезмәткәрләре белән киңәшмә уздырды. Анда сүз нигездә яңа уңыш ашлыгын югалтуларсыз, оешкан төстә урып–җыю турында барды.