ЯҢАЛЫКЛАР


3
ноябрь, 2017 ел
җомга

27 октябрьдә Яр Чаллы шәһәренең 7нче балалар музыка мәктәбендә «Ансамблевое музицирование: исторический ракурс и перспективы развития» («Ансамбль белән уйнау: тарихи ракурс һәм үсү перспективалары») исемле республика фәнни-гамәли семинар узды

Иске Чүрилегә баргач авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Заһидуллинадан:

– Мондый кара көзләрдә авыл халкы ниләр эшләп ята? – дип сорадым.

– Бездә тик йөргән кеше юк, – диде ул. – Кемдер калайдан, агачтан нидер ясый, урын–җир тегә, читән кәрҗин үрә, терлек асрый, умартачыларыбыз күп. Әйдәгез, кайберләре янына барып та килик. Штерә авылыннан башлыйбыз.

Арча педагогика көллиятендә “Иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе” бәйгесе булды. Бәйгедә Арча, Әтнә, Балтач, Кукмара, Теләче, Биектау, Саба, Питрәч районнарының җәмәгать тәрбиячеләре ярышты.

Арчада 2 ноябрьдә күңелле вакыйга булды. М. Җәлил урамында 24 фатирлы өч катлы йорт (9А) файдалануга тапшырылды. Тантанада район башлыгы Илшат Нуриев катнашты.

Салым инспекциясе өчен физик затларның милек, җир һәм транспорт салымнарын исәпләү вакыты җитте. Салымнар 1 декабрьгә түләнеп бетәргә тиеш. Аларны исәпләү һәм халыкка җиткерү салым оешмалары тарафыннан башкарыла. Салымнар нәрсәгә нигезләнеп исәпләнә? Ни өчен милек салымнарының суммалары артып килде?

Түбән Атыда яшәүче, шушы көннәрдә үзенең 90 яшьлеген билгеләп үтүче Мәдинә Сираева турында киленнәре нинди генә мактау сүзләре әйтмәде. Гадәттә, кайнана киленнәр күңелендә андый соклану хисләре уятмый бит. Шуңа бу күренеш кызыклы һәм юбилярыбыз да үзенчәлекле булып күренде, аның белән якыннанрак танышу теләге туды.

Өйнең түрендә, сый тулы өстәл артында елмаеп ак яулыклы ак әби – Нурсая апа утыра. Янында балалары, оныклары, оныкчыклары бөтерелә. Туганнары җыелган.

Бу көнне аларның фатиры иртәдән гөр килеп торды: балалар, киленнәр, оныклар җыелышып килде, Казанда яшәүчеләре кичкә, кайта алмаганнары атна ахырында ялларга кайтачак. Бәйрәмнең дәвамы ялларда да көтелә.

Безне әти-әниләр “Үзең әйбәт бул!” – дип үстерде.  Без бервакытта да урамнан елап кайтып, теге малай яки кыз миңа сукты, дип  әләкләмәдек. Ә хәзер... Мин бу язмамны күзәтүләремнән чыгып язам.

Ноябрьнең беренче атнасында без ике дәүләт бәйрәмен: 4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге, 6 ноябрьдә Татарстан Республикасы Конституциясе көннәрен билгеләп үтәбез.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International