ЯҢАЛЫКЛАР


12
гыйнвар, 2018 ел
җомга

Шушы көннәрдә сөт җыючыларның берсе белән сөйләшергә туры килде. “Узган ел бу вакытта сөтнең литры 25–26 сумга җиткән иде. Быел 17–18 сумга калды”, – диде ул.

7 гыйнварда Арча шәһәрендә яшәүче тыл ветераны Кафия Гарифуллинага 90 яшь тулды. Ул үз гомерендә күпне күргән, сугыш еллары һәм аннан соңгы чорның авырлыкларын үз җилкәсендә татыган кеше.

Конкурс башланыр алдыннан Арчаның 6нчы мәктәбе укытучысы Наҗия Хөсәенованың хәлләрен сорашам. “Урта Бирәзәдән, – дип сөйләде ул үзе турында. – Арчаның 3нче мәктәбендә, 5нче гимназиядә укыттым. Арчаның яңа мәктәбе ачылгач, класс белән 6нчы мәктәпкә күчтек. Юл уңае гына, йөрергә дә җайлы”. “Дулкынланасызмы?” – дип сорыйм. Хәер, сорамасам да билгеле, дулкынланалар...

Арча Мәдәният йортына озак еллар тату, матур гомер иткән, яшь буынга һәрьяктан үрнәк булып торырлык гаиләләр чакырылган иде. Арча ЗАГС бүлеге традиция буенча алар өчен тантаналы кичә оештырды.

Россия Эчке эшләр министрлыгы Арча районы буенча бүлегенең 2017 елга оператив-хезмәт күрсәтү эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды. Район хакимиятенең актлар залында үткән зур киңәшмәдә район башлыгы урынбасары Любовь Осина, район прокуроры Ринат Ситдыйков, район суды рәисе Наил Сөнгатуллин, тикшерү бүлеге җитәкчесе Эдуард Закиров катнашты. Арча районы буенча эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Айдар Баһавиев хисап доклады белән чыкты.

Яңа Кырлай мәдәният йорты сәхнәсенә ир–атлар чыгып баскач, араларында тормышның ачысын–төчесен күргән, үз куллары белән тормышларын төзегән, балаларын, оныкларын аякка бастырган, бүген дә яңалыкка омтылып, аны үзләштерергә тырышып, заман белән бергә атлаган өлкәннәрне күргәч аптырап та калдык, уңайсызланып та куйдык.

“Арча” спорт комплексында декабрьнең бер шимбә, якшәмбесендә – ике көн буе волейбол ярышлары булды. Беренче көнне район хатын-кыз командалары уйнаса, икенче көнне ир-атлар арасында ачык волейбол турниры үткәрелде.

Мөселман кызы нинди булырга тиеш? Уңган, булган, чибәр, зифа буйлы... Шул ук вакытта әдәпле, тәрбияле, намуслы, акыллы, саф, пакь, дини. Саный китсәң, бик күп сыйфатлар бизи аны. Тышкы ягы белән түгел, эчке матурлыгы белән гүзәл мөселман кызлары.

Сикертән мәктәбендә III районара Мөхәммәт Мәһдиев укулары узды. Конкурска 200дән артык эш кабул ителгән һәм икенче турга шулар арасыннан 87се сайлап алынган, укучыларга чакыру җибәрелгән.

“Ладья” шахмат клубында район беренчелегенә ярышлар булып узды. Анда районның иң көчле шахматчылары катнашты. Арчадан юрист Ленар Вахитов район чемпионы булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International