ЯҢАЛЫКЛАР


5
сентябрь, 2014 ел
җомга
Һәр ата-ана үз баласы белән горурлана. Шушмабаштан Флера белән Тәлгать Низамовлар да уллары Булатның уңышларына сөенеп бетә алмый. Без дә Булатның жиңүләре турында ишетеп торабыз. Менә бит, нинди яшьләребез бар, дип үзара сөйләшеп алабыз. Булатның үзен күреп сөйләшү теләге күптән туса да, эш көннәрендә студентның Казаннан Арчага кайтырга җае чыкмады. Ниһаять, Булат әтисе Тәлгать Низамов белән редакциядә кунакта.
Үткән җомгада редакциягә “ТАТМЕДИА” ачык акционерлык җәмгыяте филиалы “Арча хәбәрләре” (“Арский вестник”) газетасы редакциясе” һәм “SAMINA TOUR” туристлык агентлыгы белән берлектә үткәрелгән “Безнең газета белән сәяхәт ит!” бәйгесенең беренче этабында җиңүчеләр чакырылган иде.
Күптән түгел файдалануга тапшырылган Кызыл Бистә урамындагы йорттан Яңа Иябашта яшәүче Минзиннар гаиләсе яңа фатирлар алды.
Калган эшкә кар ява, ди халык мәкале. Кар төшәргә ераграк булса да, яңгырлар шактый яуды инде. Калган эшләр дә җитәрлек, августның матур көннәрендә урып–җыюны тиешенчә оештыра алмаганнарга бүген күккә карап аяз һава көтәргә туры килә.
Җылы караш, якты йөз һәм тәмле сүз — өлкән кеше өчен иң кирәге менә шулар
9 августтан 30ына кадәр Татарстаннан 200гә якын бала Кырымда “Атлантус” балалар сәламәтләндерү лагеренда ял итеп кайтты. Алар арасында безнең районнан да 11 бала бар иде. Юл һәм юллама бәясе — 37 мең сум тирәсе — федераль бюджеттан бүленеп бирелде.

3
сентябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Юлсызлык ата–бабаларыбызның үзәгенә үткән. Юл газабы — гүр газабы, дип әйтеп калдырган алар.
Көне буе бер явып, бер туктап торган яңгыр да киртә була алмады Татарстан Республикасы көне уңаеннан уздырылган “Арча кичләре”нә. Рәхмәт төшкере, бәйрәм башланырга сәгать чамасы калганда яңгыры да туктады. Бәйрәмгә килүчеләр соры караңгы кичне яктыртырлык җырлар тыңлап хозурланса, килә алмаучылар көйсез һава торышын тиргәгәндер.
Әнә шулай, хәтерләргә уелып кала ул 1 сентябрь, Белем көне. Һәр мәктәптә укытучылар аны укучылар, ветеран педагоглар, әти-әниләр катнашында чәчәкләр, җыр-музыка, котлаулар, теләкләр, ачык дәресләр белән матур итеп үткәрергә тырыша.
Мәктәпләр ярминкәсен көтеп ала халык. Беренчедән, ярминкә үзе сагындырган, икенчедән, бәяләр арзан.
30 август иртәсендә бер танышымны ике кулына да йөк күтәргән килеш очраттым.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International