ЯҢАЛЫКЛАР


18
июль, 2014 ел
җомга
Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Эльмира Хәстиева җитәкчелегендә “Энергоэффектлылык — тормыш рәвеше” темасына түгәрәк өстәл узды. Анда район бюджет учреждениесе вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары, энергия белән тәэмин итүче оешма һәм район хакимияте вәкилләре катнашты.
Балаларны тернәкләндерү үзәгендә, чын мәгънәсендә, бәйрәм булды. Каринаны гына күр син, күз бәйләп кайчы белән бүләк кисеп алу уенында кулына эләккән матур янчыкны күргәч, дус кызларына күрсәтә-күрсәтә, и-и, сөенде дә инде. Бу чараның бөтен әһәмияте дә шунда иде.
Халыкара шахмат федерациясенә (ФИДЕ) 1924 елның 20 июлендә Парижда нигез салына һәм бу көн Халыкара шахмат көне дип билгеләп үтелә.
“Уракчы кыз”ансамбленең 10 еллык юбилей кичәсендә катнашырга туры килде миңа. Шунда хезмәт ветераны, ансамбльнең оештыручысы, җитәкчесе Суфия Сабирҗанованың яшьләргә генә хас җитезлегенә, ургылып торган дәртенә сокланып туя алмадым. Сәгатьтән артык сәхнәдә чыгыш ясады, аннан клуб идәннәрен дер селкетеп биеде. Кич буе ветеранның йөзеннән елмаю китмәде.
Бәхетсезлек — аяк астында, дигән борынгылар. Чыннан да, тормышта сак булып яшәмәсәң, сине Ходай гына саклап бетерә алмый.
12 июльдә Өчиле авылында булган янгын турындагы хәбәр яшен тизлеге белән Арчага килеп җитте. Данлыклы татар теле укытучысы, Тукай шигырьләрен яттан белгән тел белгече, мәҗлесләрне гөрләтеп алып барган шаян телле тамада, сәхнәләрдән төшмәгән үзешчән җырчы, шигырь сөйләү остасы, авыл хәбәрчесе Фәрхәт Зыятовның көтмәгәндә, уйламаганда шундый бәлагә таруы безне аеруча тетрәндерде.
Һәрбер кешенең үз язмышы. Кемдер бәхетен шәһәрдә таба. Ә менә Суфия Фәйзрахманова Казанда туса да, бәхетен авылда тапкан.
Авыл. Кызарып шәфәкъ бата. Бөтен күк йөзен җете алсу пәрдә каплап ала. Ул авылны да, җәелеп аккан елга өстен дә, чәчәкләргә күмелгән яшел болынны да ал төсләргә күмә. Бу матурлыкны сүз белән генә аңлатып бетереп тә булмый. Аның өчен шагыйрь булып туарга, шигырь яки җыр юлларына салырга кирәк. Хәер, мәхәббәт утында янучылар өчен дә бу көннең иң матур вакыты.
БҮГЕН ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ МИНИСТРЛАР КАБИНЕТЫНДА халык социаль проектлары конкурсы җиңүчеләрен һәм лауреатларын бүләкләү һәм грантлар алуга сертификатлар тапшыру була. Аңа безнең районнан “Арча үзәк район хастаханәсенең беренчел муниципальара кан тамырлары үзәге базасында психолог–логопед кабинетын төзү” проекты лаек булды.

16
июль, 2014 ел
чәршәмбе
Апаз басуларында йөргәндә балачак еллары күз алдына килде. Авылларда кеше күп иде ул вакытларда, процент печәне бүлгән көннәр чын бәйрәм була иде. Машина–тракторлар, күбрәк җигүле атлар, сәнәк, тырма тоткан абый–апалар, бала–чага — бар да печән басуында. Үземнеке үзәктә дигәндәй, печәнлекләр тулгач, кибәннәр куйгач халык икенче көнне тыныч күңел белән, дәртләнеп эшкә чыга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International