7 ноябрьдә иртәнге 6 сәгать 50 минутта Арча белән Түбән Мәтәскә авылы арасында юл һәлакәте булды. Киров өлкәсенең Малмыж шәһәреннән Арча ягына таба кызу тизлек белән барган “ВАЗ–21102” машинасы кагыйдә буенча рөхсәт ителмәгән урында каршы як полосага чыга һәм “ВАЗ–21074” машинасы белән бәрелешә.