ЯҢАЛЫКЛАР


31
октябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Өчиле авылында быел ямь өстәп яңа медпункт бинасы калкып чыкты. Элеккесе бик тузган, искергән иде инде. Бәхеткә, фельдшер–акушерлык пунктлары төзү, төзекләндерү буенча республика программасы эшли башлады.
Мәктәпкәчә яшьтәгеләрне тәрбияләүче балалар бакчаларын барыбыз да белә. Ә менә нәниләр “мәктәбе” турында кайберәүләр хәбәрдар түгел. Кече яшьтән балаларның акыл үсешен, сәләтен үстерү мәктәбе Укучылар сараенда һәм сәнгать мәктәбендә оештырылган.
Россия Федерациясе Кораллы Көчләре ветераннарының Арча район башлангыч оешмасы “Гражданнарга патриотик тәрбия бирүдә актив эшләгән өчен” билгесе белән бүләкләнде. Оешма эшчәнлеге белән якынрак танышу өчен җитәкчесе Рафаиль Мөхәммәтҗановка мөрәҗәгать иттек.
18 октябрьдә район Мәдәният йорты тиздән армия сафларына китәчәк һәм урта гомуми белем мәктәпләренең югары сыйныфларында укучы егетләрне “Хәрби хезмәткә чакырылучылар көне”нә җыйды.
Урта Курса авыл җирлегендә төрледән–төрле кызыклы чаралар булып кына тора. Әле менә илле елдан артык бергә гомер иткән парлар хөрмәтенә үткәрелгән “Пар канатлар” дигән кичә дә тиз генә онытылмас.

18
октябрь, 2013 ел
җомга
15 октябрь иртәсендә Татарстанның 1227 мәчетендә Корбан гаетенә багышлап вәгазьләр укылды, 120 меңнән артык кеше намазга басты.
“Бердәм Россия” партиясенең башлангыч бүлекчәләрендә хисап җыелышлары үтә, аларда 5 октябрьдә Мәскәүдә үткән XIV съезд эшенең йомгаклары тикшерелә.
Бөек Ватан сугышы елларында көнне төнгә ялгап эшләгән, Җиңү көнен якынайту өчен бар көчләрен биреп намуслы хезмәт куйган тыл ветераннарына багышланган китап әзерләү турында үткән саннарда язган идек. “Татарстан Республикасының тыл геройлары” дип аталачак Хәтер китабы фидакарь затларның исемнәрен мәңгеләштерү максатыннан нәшер ителә. Районыбызда да әлеге уңайдан күп эш алып барыла. Бүген без китап турында тулырак мәгълүмат алу өчен район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Надия Мифтахетдиновага мөрәҗәгать иттек.
Район наркотикларга каршы көрәш комиссиясенең утырышы булды. Аны комиссия рәисе урынбасары Надия Мифтахетдинова алып барды. Утырышта наркотикларга каршы көрәш айлыгында башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалды.
15 октябрьдә кичке 7нче 15 минутта Олы Әтнә ягыннан килүче “Шевролет Лачетти” автомобиле, Арчага җитәргә 3 километр тирәсе калгач, юл һәлакәтенә очрый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International