ЯҢАЛЫКЛАР


18
октябрь, 2013 ел
җомга
Олы яшьтәге Бураново әбиләренең, Евровидениедә чыгыш ясап, икенче урынны яулаулары гаҗәпләндергән иде. Ерак барасы да юк, нәкъ шундый энергияле, мәңге картаймас, яшь йөрәкле, җор күңелле әбиләр үзебездә дә бар икән бит. Шура әбиләре һәм...бабайлары алар.
Арча Укучылар сараеның “Кояшкай” балалар курчак театры (җитәкчесе Җәмилә Низамиева ), Казанда балалар–яшүсмерләрнең үзешчән театры һәм курчак театры коллективлары арасында оештырылган “Иделкәем” республика бәйгесендә катнашып, Дипломат исеменә лаек булды.

16
октябрь, 2013 ел
чәршәмбе
Эш беткәч, уйнарга ярый, диләр. Авыл җирендә эш бетми инде ул. Әмма “Ак Барс–агро” ширкәтендә хезмәтне ял белән чиратлаштыра беләләр. Җылы, якты Сикертән мәктәбенең иркен спорт залына җыелып мул табынлы өстәлләр артында Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көнен бик матур итеп үткәрделәр.
Район балигъ булмаган балалар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе исәптә торган, тәрбиягә авыр бирелүче балаларны “Арча” спорт комплексына (бассейн) җыйды. Түгәрәк өстәл наркотикларга каршы көрәш айлыгы кысаларында үтте. Аны комиссия сәркатибе Альбина Бакирова алып барды.
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ буенча Россия суд приставлары идарәсе җитәкчесе урынбасары — Татарстан Республикасы баш суд приставлары урынбасары Демаков Игорь Сергеевич 16 октябрьдә 13 сәгатьтән 14 сәгатькә кадәр Арча суд приставлары хез-мәтендә гражданнарны кабул итә.
12 октябрьдә икенче чакырылыш Арча район Советының XXXII чираттагы утырышы булды. Аны муниципаль район башлыгы урынбасары, район Советы рәисе урынбасары Любовь Осина алып барды.

11
октябрь, 2013 ел
җомга

5 октябрьдә Мәскәүдә “Бердәм Россия” сәяси партиясенең XIV съезды үтте.

Анда Татарстан Республикасы делегациясе составында Арча муниципаль район башлыгы, партиянең җирле бүлекчәсе секретаре Алмас Назиров та катнашты. Шушы уңайдан без аңа берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

9 октябрьдә Яңа Кенәр һәм Ташкичү авыл җирлекләрендә чираттагы утырыш булды. Утырышларда район башлыгы урынбасары Любовь Осина да катнашып, авыл җирлеге башлыгы, урынбасарлары, белгечләр, җирлек депутатлары белән очрашып, мәдәният учакларының эшчәнлеге, авылларның экологик хәле, сөт җыю һ.б. турында фикер алышты.

— Әңгәмәдәшебез — район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе А.М.Габбасов.

Өлкәннәр ункөнлегендә районда төрле чаралар оештырылды. Кайбер урыннарда аны үзенчәлекле, ветераннар күңеленә кереп калырлык истәлекле итеп үткәрергә тырыштылар. Шуларның кайберләрендә без дә катнашып, өлкәннәргә карата булган ихтирам һәм игътибарга сөенеп утырдык.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International