ЯҢАЛЫКЛАР


9
октябрь, 2013 ел
чәршәмбе
Район мәдәният йортында укытучыларның һөнәри бәйрәменә багышланган тантаналы кичә булды.

Районның авыл җирлекләрендә чираттагы утырышлар үтә. Аларда депутатлар, социаль–мәдәни учреждениеләр җитәкчеләре, авыл мәчетләренең имамнары, район Советының җаваплы хезмәткәрләре катнаша.

Казан ягыннан кайтканда тау астыннан Арчабызга игътибар белән күз төшергәнегез бармы? Нинди күркәм күренеш. Яшеллеккә күмелеп утырган шәһәргә, йортларга карап күңелләр сөенә. Чыннан да, табигатьнең матурлыгы кемнең генә күңеленә хуш килми дә, кем генә аңа карап сокланмый икән. Шушы гүзәллекне тудыруга  һәр арчалы үз өлешен кертә.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Закиров быел уку елы башланганда Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә “Парламент дәресе”ндә булган иде.


4
октябрь, 2013 ел
җомга
Өлкәннәр ункөнлеге бара. Ул район Мәдәният йортында өлкәннәрне хөрмәтләү белән башланып китте.
Сентябрь явым–төшемгә бай булды. Башта яңгыр койса, ай ахырында кар да күренде. Халык сынамышы буенча беренче кардан соң кырык көннән кар ятарга тиеш.
“АСПК” акционерлык җәмгыятенең баш хисапчысы урынбасары Нәсимә Низамова, 2011 елның 18 октябреннән 2012 елның 25 декабренә кадәрге чорда ялган документлар ясап, предприятие территориясеннән 477960 данә кирпеч (барысы 6 млн. 824 мең 915 сум 20 тиенлек) урлауны оештыра.
Татарстан Республикасы хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану буенча идарәсе 2 октябрьдә Арчада зона киңәшмәсе үткәрде.
Районның санитар хәле буенча комиссиянең чираттагы утырышы булды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Надия Мифтахетдинова алып барган утырышта әйләнә–тирәбезнең санитар хәленнән тыш, тиешле профилактик чаралар турында да сөйләшенде.
Көзне ярата Лилия. Аеруча пәрәвезле, кояшлы әбиләр чуагын. Туган көне дә шул вакытка туры килгән бит аның. Быел матур көзнең беренче көнендә ул 80 еллык тарихы булган икенче мәктәптә 29нчы уку елына аяк басты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International