Бу көннәрдә “Бәрәңге алдыңмы, уңышы ничек?” — дигән сорауларны еш ишетергә туры килә. Җаваплар төрле, капма–каршылары да бар. Хәтта бер үк участоктагы үсемлекләрнең уңышы да төрлечә.
Районның балигъ яшенә җитмәгән балалар комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Аны комиссия сәркатибе Альбина Бакирова алып барды. Комиссия эшендә педагог, психолог, табиб, прокуратура, полиция, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре катнашты. Утырышта аналык хокукыннан мәхрүм итү, зур хәрәкәтле юлларда яше җитмәгән балаларның мопедларда йөрүләре, җәйге чорда төнге сәгать 11дән соң балаларның урамда булулары кебек мәсьәләләр каралды.
Арча районы прокуроры урынбасары, юстиция киңәшчесе Радик Хәбибуллин безнең газетаның “Кеше һәм закон” рубрикасына даими рәвештә гыйбрәтле һәм тәрбияви хәбәрләр биреп бара. Мондый язмаларны газета укучыларыбыз көтеп ала. Менә әле яңа гына Радик Мөдәрис улы район җәмәгать суды тарафыннан Түбән Оры авылында яшәүче 42 яшьлек Альберт Семеновка карата җинаять эшен карау нәтиҗәләре турында язды. 13 яшьлек малай зыян күрә.
Эшләгәнгә эш бирермен, дип әйткән ди Хак Тәгалә. Дөрестән дә, кемнең нәрсәгә сәләтле икәне бигрәк тә тормышта авырлыклар килгәндә күренә.
Соңгы елларда нинди генә авырулар белән куркытып бетермәделәр безне. Шулардан “Кош гриппы” дигәне аеруча истә калды. Инде менә дуңгызларга Африка чумасы яный, диләр. “Россельхознадзор”ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе өлкән инспекторы Ринат Фәйзрахманов һәм район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рәкыйп Йосыпов белән әңгәмәбез шул хакта.
Көзен яңгырлар ява инде алар, бүген игеннәре урып–җыелган, чәчүе чәчелгән хуҗалыклар җитәкчеләре, белгечләре тыныч йоклыйдыр.
Канаданың Монреаль шәһәрендә яшәүче Марат Монасыйпов Арча муниципаль район башлыгы Алмас Назировка хат җибәргән:
“Минем мәрхүм әтием Байкал авылыннан, — дип яза ул. —Интернетта сезнең Арча муниципаль районы турындагы мәкаләгезне зур канәгатьләнү белән укыдым. Сез Арча муниципаль районының бай тарихы һәм бүгенге матур яшәеше турында язасыз. Бу территория матур табигатьле, саф һавалы, күпсанлы тарих, әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре исемнәре белән бәйле истәлекле урыннарга бай. Шундый эшлеклеләрнең берсе Габделгазиз Монасыйпов булган. Аның истәлеген мәңгеләштерергә, авылдагы берәр урамга аның исемен бирергә кирәктер. Монасыйповлар нәселе авылда 18нче гасырдан бирле яши һәм бәлки ислам галиме Муса Монасыйпның токымы әлегә кадәр шунда яшидер һәм терлекче, сыер савучы, игенчеләр булып эшлиләрдер.
Әңгәмәдәшебез—ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе, полиция подполковнигы Габделхак Касыймов.
Яңа уку елы район мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре өчен үзенчәлекле башланды. Чөнки шушы көннәрдә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендәге күзәтчелек һәм контрольлек итү департаменты вәкилләре Арча районы мәгариф учреждениеләрен тикшерү белән мәшгуль.
Г.Тукай исемендәге педагогика көллиятендә үзгәрешләр күп быел. Балаларын озата килгән ата–аналар да: “Узган ел болар берсе дә юк иде бит, ни арада өлгердегез?” — дип шакката. Капкадан керүгә чәчәкләр дөньясы каршы ала, аерым бер рәхәтлек, хозурлык монда.