ЯҢАЛЫКЛАР


6
март, 2013 ел
чәршәмбе
Хатын–кызлар хәрәкәтен көчәйтү, ныгыту максатыннан авыл җирлекләрендәге хатын–кызлар советлары җитәкчеләре белән очрашып сөйләшү, башкарган эшләре белән танышу, проблемалары белән уртаклашу, үзара киңәшләшү һәм, әлбәттә инде, 8 Март — Халыкара хатын–кызлар бәйрәме уңаеннан гүзәл затларыбыз өчен төрле чаралар үткәрү буенча фикер алышу күркәм традициягә әверелде. Быел шундый очрашу Арча үзәк китапханәсендә оештырылды (рәсемдә).
“XXI гасыр яшьләре” клубы һәрвакыт эш белән мәшгуль: ни дә булса үткәрә, кайда да булса катнаша. Хәзер дә Универсиада алдыннан клуб әгъзалары район мәктәпләрендә төрле чаралар оештыралар.
Быел Арчада күп фатирлы 8 йорт ныклап төзекләндереләчәк. Алар: 3нче Күпер тыкрыгы урамыннан 6 йорт, Банк урамыннан 18, 20, 22, 37 йортлар, Күпер урамыннан 13, 7 йортлар, Җиңүнең 40 еллыгы урамыннан 7 йорт. Якын көннәрдә җыелышлар башланачак. Төзекләндерү чыгымнарын түләү мәсьәләсе каралачак.

1
март, 2013 ел
җомга
Рәшидә Гыймадиева “Северный” совхозының Шекә фермасында 1971 елның 1 июлендә сыер савучы булып эшли башлый. Бүген инде унбиш яшьлек кызларның фермага килүен күз алдына да китерүе кыен.
Соңгы елларда тынгысыз, авыр, сабырлык таләп итә торган укытучы хезмәтенең хөкүмәт тарафыннан бәяләнә башлавы шатлыклы күренеш. Укытучылар төрле бәйгеләрдә катнашып җиңүләргә ирешәләр.
Сарай–Чокырча фермасы – “Курса МТС”ы ширкәтенең горурлыгы. Күрсәткече белән генә түгел, тырыш савымчылары, терлекчеләре белән дә мактаулы коллектив бу.
Тумыштан яки ниндидер сәбәпләр нәтиҗәсендә инвалид булганнарның хәлен һәрберебез аңлый. Алар башкалар янында үзләрен ким сизәләр, урамга коляска белән чыкканда каршылыкларга тап булалар. Шунысы сөендерә, хөкүмәтебез алар турында туктаусыз кайгыртып тора.
Районда яшәүче Әфганстан сугышы хәрәкәтләрендә катнашкан 103 кешенең 24е торак шартларын яхшырту максатыннан субсидия алырга исәптә тора.
27 ФЕВРАЛЬДӘ РАЙОН ХУҖАЛЫКЛАРЫНДА бер сыердан уртача 12,3 килограмм сөт савылды. Бу узган елның шул көнендәгедән 1,5 килограммга артык.

27
февраль, 2013 ел
чәршәмбе
22 февральдә икенче чакырылыш район Советының чираттагы XXVI утырышы булды. Аны муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе Алмас Назиров ачты һәм алып барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International