ЯҢАЛЫКЛАР


26
декабрь, 2012 ел
чәршәмбе
Лесхоз мәктәбе коллективының сөе-нечле көннәре. Республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпләр, көллият һәм һөнәр лицейлары арасында оештырган һөнәри юнәлеш бирү бәйгесендә Лесхоз мәктәбе җиңеп чыкты!
Халыкны борчыган сорауларны ачыклау, халык белән хакимият арасындагы бәйләнешне ныгыту, районда коррупциягә каршы көрәшне көчәйтү, бу турыда мәгълүмат алуны һәм чара күрүне яхшырту максатында район хакимиятендә “Ышаныч тартмасы” куелган иде.

22
декабрь, 2012 ел
шимбә
Терлекчелектә иң җаваплы чор. Озакка сузылган салкыннар да үз мәшәкатьләрен тудырмый калмый. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов атна саен үткәргән киңәшмәләрдә җитәкчеләргә фермаларда даими булыгыз, кешеләр белән эшләгез, технология төгәл үтәлсен дип искәртеп тора.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әлеге мәсьәләне ныклы контрольдә тота.
Районның күренекле табибәсе Венера Һади кызы Әхмәровага 80 яшь. Әле дә ул башын артка ташлап, чын күңеленнән рәхәтләнеп кычкырып көлә. Шаярта, күңелле такмаклар җырлый, аннары, җитдиләнеп, үткәннәрне искә ала.
Нәкъ Венера Һадиевна үзе, элеккеге шат күңелле табибә. Җырлыйсы килеп китә...
Син шат, диләр, һәрвакыт шат күңелле, диләр,
Шат күңелле булуыңның серен әйт, диләр.
Күңелем шат, чөнки, дуслар, яшим мин сезнең белән,
Шуңа күрә картаерга бер дә ашыкмыйм.
Район поликлиникасының актлар залында, Казаннан “Ак Барс-Мед” иминиятләү компаниясе” ширкәте филиалы директоры Рәшит Абдуллин, иминиятләнүчеләрнең хокукларын яклау бүлеге җитәкчесе Минсалих Сәхапов кайтып, түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрделәр.

19
декабрь, 2012 ел
чәршәмбе
14 декабрьдә Арча район Советының чираттагы XXIV утырышы булды. Аны муниципаль район башлыгы Алмас Назиров ачты һәм алып барды.
Утырышта “Арча муниципаль районының 2013 елга һәм 2014 һәм 2015 елларның планлы чорына бюджеты турында” финанс-бюджет палатасы рәисе Фәнис Исмәгыйлев чыгыш ясады. (Әлеге көн тәртибендәге мәсьәлә буенча карар газетабызның киләсе санында басыла).
Шаккатырсың да, беренче тапкыр килүе ич аның китапханәгә. Яшь тә өч ай гына әле аңа. Әнисе үзенә сеңелкәш яки энекәш алып кайтам, ди. Күрче, китапханәче апалары әни булырга җыенганнарны дәшкән ич бирегә.
“Әлли-бәлли итәр бу,
Мәдрәсәгә китәр бу...”
Арабызда мәшһүр Тукаебыз сүзләренә язылган моңлы аһәңле әлеге бишек җырын ишетмәүчеләр юктыр, мөгаен. Сабый чактан тыңлап үскәнгә ул җырлар күбебезнең күңелендә яши. Күңел кылларын тибрәтә торган шул моңлы җырларны “Карлыгач” балалар бакчасында узган “Бала бишеге – гомер ишеге” бәйрәм чарасында тыңларга насыйп булды.
КПРФның Арча районы оешмасында чираттагы хисап-сайлау конференциясе булып узды. Конференция яшерен тавыш бирү белән райкомның яңа составын, ревизия комиссиясен һәм республика партия конференциясенә делегатлар сайлады. Райкомның яңа составының беренче пленумында беренче секретарь итеп Ибраһимов Фирдинанд Гариф улы сайланды.
Узган атнада районыбызның “Ак Барс–агро” ширкәтендә Омск өлкәсеннән килгән кунаклар тәҗрибә уртаклашып китте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International