ЯҢАЛЫКЛАР


19
декабрь, 2012 ел
чәршәмбе
Торак милекчеләре ширкәтләрендә чираттагы җыелышлар булып үтте.
Гомуми йортларда яшәүчеләр җитәкчеләр белән очрашып сөйләшү, аңлашу, нәтиҗә чыгару, кайбер мәсьәләләрне уртага салып хәл итү, аралашу өчен яңадан бергә җыелдылар. Тик соңгы вакытларда ТМШ җыелышлары ничектер сүрән үтә башлады. Аларга йөрүчеләр саны да кимеде, ризасызлык белдерүчеләр дә күп түгел. Бер яктан караганда, аңлашыла да, гомуми йортларда яшәүчеләр өчен моңарчы ризасызлык тудырган бик күп эшләр башкарылды. Фатирларда җылы, шәхси җылылык казаннары урнаштыру һәркемгә өй температурасын үзенчә көйләргә мөмкинлек бирде. Ишегалларына балалар мәйданчыклары төзелде, су, юл проблемаларын хәл итүгә дә игътибар зур. Ныклап төзекләндерү эше дә план нигезендә алып барыла.

14
декабрь, 2012 ел
җомга
13 декабрьдә терлекчелеккә багышланган семинар Кушлавычтагы сөт эшкәртү цехын караудан башланды. Мондый цехлар районда әлегә икәү генә, аның беренчесе алданрак Наласа авылында ачылган иде.
Телевидениенең 1нче каналында Андрей Малахов алып барган “Әйдә сөйләсеннәр” тапшыруында тиешле тәрбия күрсәтелмәгән өчен баланы гаиләсеннән мәхрүм итү темасы еш күтәрелә.
Арча агросәнәгать һөнәри көллияте озак еллар авыл хуҗалыгы өчен һөнәр ияләре әзерләүдә игелекле хезмәт башкарып кына калмый, ә төрле бәйгеләрдә катнашып тарихта үз эзен, тәҗрибәсен дә калдыра. Башкаларга үрнәк итеп куярлык, тәҗрибә уртаклашырлык хезмәтләре күп булганга кунаклардан өзелгәне юк көллиятнең.
Кышның беренче көне безне инвалидлар декадасы белән каршы ала. 3 декабрь — инвалидлар көне. Районыбызда 8000нән артык инвалид исәпләнә.
Декада кысаларында сукырлар җәмгыяте, башлангыч инвалидлар оешмалары рәисләре белән очрашып, түгәрәк өстәл артында проблемалар уртага салып сөйләшенде. 70 кешене “Минем газетам” (“Моя газета”) басмасына бушлай яздыру, 24 инвалидның чәчтарашханә хезмәтеннән файдалануы, 6 гаиләгә психологик консультация күрсәтелү, социаль хезмәткәрләр тарафыннан 78 инвалидның йортында җыю–юу эшләре, инвалид балаларның рәсем, сәнгать конкурсларында катнашулары, 7 инвалидка 16000 сум күләмендә матди ярдәм күрсәтү, кул эшләреннән торган ярминкә оештырулар да декада кысаларында башкарылды. Ункөнлектән районның мәгариф, мәдәният учреҗдениеләре, китапханәләр дә читтә калмады, Өлкәннәр һәм инвалидлар йортында район Мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм 5нче гимназия укучылары тарафыннан концерт, Яңа Чүриле психоневрологик интернатта чәй эчү мәҗлесе, спорт чаралары, музыкаль кичә, рәсемнәр конкурсы, шашка–шахмат турниры оештырылды һәм интернат, Сикертән авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре көче белән бәйрәм концерты куелды.
Кайчак кеше күңелен “мәчеләр тырный”, “күгендә” кара болытлар пәйда була, иң якын дусты хыянәт итә, сөйгәне ташлап китә, ялгызлыктан интегә, яшисе килми башлый... Кыскасы, гомерең дәверендә нинди генә хисләргә дучар булмыйсың, тормышның ачысын да, төчесен дә татырга туры килә.
Аларны районның һәр авылында сагынып көтеп алалар. “Яшьлегем эзләре буйлап...” дигән исем астындагы концерт программасы кысаларында һәвәскәрләр Равил Габдрахманов, Факия Шәрәфетдинова, Илфат Әскәров, Мөнирә һәм Инсаф Абдуллиннар районыбыз авылларында яшәүчеләрне моңнары белән әсир итеп кенә калмыйча, концерттан соң җырлы-биюле уеннар уйнатып та күңелләрен күрәләр. Халык моңнарына күмелгән концертта Факия Шәрәфетдинованың үзе иҗат иткән шигырьләрен укуы тамашачының күз яшенә дә ирек бирә. “Безне һәр авыл мәдәният учагы җитәкчесе ачык йөз, чәй табыны белән каршы ала. Халык та яратып кала, гел чакырып торалар”, — ди Лесхоз мәдәният йорты җитәкчесе Мөнирә Абдуллина.

12
декабрь, 2012 ел
чәршәмбе
Казан шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессының V корылтае булып үтте.
Анда 800ләп делегат, 300дән артык кунак катнашты. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында корылтайны тарихи вакыйга, көтеп алынган бәйрәм дип атады. Татар кешесе кайда гына яшәсә дә, һәркайда уңышка ирешә, милләтебезнең дәрәҗәсен күтәрә. Татар халкының бердәмлеге — республика өчен ныклы таяныч.
Ришвәтчелекнең начар гамәл, Аллаһы Тәгалә каршында гөнаһ икәнлеген белсәк тә, аннан котылу әмәле һич күренми. Коррупция гасырдан гасырга күчеп, артыбыздан куа килә. Заманалар үзгәрә барган саен ришвәтчелек тә заманчага әйләнә, яңача юллары барлыкка килә.
20 ноябрьдән 30 ноябрьгә кадәр балигъ булмаганнарга алкоголь продукциясен сату белән бәйле административ хокук бозулар һәм җинаятьләрне ачыклау һәм кисәтү максатыннан чаралар үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International