ЯҢАЛЫКЛАР


25
май, 2018 ел
җомга

20 майда “Арча” балалар–яшүсмерләр спорт мәктәбендә 2003 елда туган һәм аннан кечерәк яшүсмерләр арасында милли көрәш буенча “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов призына ярышлар уздырылды.

Рәмзия Хәмидуллина редакциядә еш була. Һәр керүендә ул ниндидер яңалык алып килә, үзенең ниятләре белән дә уртаклаша. Бервакыт, район хастаханәсенең үткәне, бүгенгесе турындагы истәлекләрне мәңгеләштерү максатыннан, озак еллар табибә булып эшләгән Венера Әхмәрова белән бергә фотосурәтләр, истәлекләр барлаулары турында әйтте. “Иганәче булса, шуларны туплап китап итеп бастырасы иде”, – диде. Берничәне Венера Һадиевна пенсия акчасына бастырачак икән. Тик ул сөйләшүдән соң озак та үтми Венера Һади кызы фани дөньядан китеп барды... Урыны җәннәттә булсын.

Сарай-Чокырча авылында яшәүче Мәрьям Гатауллинага 90 яшь тулды. Юбилярны район башлыгы Илшат Нуриев котлады, Россия Президенты Владимир Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, бүләк, чәчәк бәйләме тапшырды.

Күпфункцияле үзәктә теркәлергә була

Паспорт өстәленә чират кимегән. Моның сәбәбе, беренчедән, электрон чират барлыкка килү булса, икенчедән кайбер эшләрнең күпфункцияле үзәктә башкарылуы.

Хәзер беренче тапкыр паспорт алганда гына түгел, 20, 45 яшьтә алыштырганда да документларны күпфункцияле үзәккә тапшырып, шуннан барып алырга да була. Интернетта Дәүләт хезмәте порталы аша гаризалар юллауның да файдасы зур. Паспорт өстәле хезмәткәрләре өчен генә түгел, халыкның үзе өчен дә. Чөнки Дәүләт хезмәте порталы аша эш иткәндә сизелерлек ташламалар да ясала.

Район мәктәпләреннән 10 сыйныф укучылары, Арча педагогика, агросәнәгать көллиятләре студентлары – булачак солдатлар – Зур Бирәзә авылы янындагы чыршылыкта биш көнлек хәрби–кыр җыенында булдылар. Урыны матур,  иркен, иң мөһиме, төрле дәресләр үткәрү өчен уңайлы. Егетләр бәхетенә көннәре дә җылы торды. Дөрес, якшәмбе көн генә яңгыр явып, суытып алды. Тик хәрби–кыр җыенын ачу тантанасында катнашкан ДОСААФ оешмасы җитәкчесе Рөстәм Алеев әйтүенчә, хисләрне көчәйтеп, киеренкеләндереп җибәрү өчен анысы да кирәк. Егетләр беренче көнне әзерлек эшләре белән мәшгуль булды. Шалашлар куйдылар, яңгыр сулары үтеп кермәсен өчен аларның тирә–ягына канаулар казыдылар, учак ягарга урыннар әзерләделәр һәм башкалар. Ә җитәкчеләр хәрби–кыр уеннарында алардан да алда әзерләнеп куйган. Шушы урынны талпаннарга каршы эшкәртеп чыкканнар, тук- лану мәсьәләсен дә хәл иткәннәр. Башка елларны егетләр учак ягып ашарга үзләре әзерләсә, быел махсус кыр ашханәсе ясап, өч тапкыр туклану белән тәэмин иткәннәр.

Арча балалар сәнгать мәктәбе укучысы Мәдинә Галәветдинова “Балаларга елмаю өләш!” фестиваленең “Һәркем тигез” дип исемләнгән вокал конкурсында катнашып лауреат булып кайтты.

Конкурс мөмкинлекләре чикләнгән сәләтле, күп балалы, ятим, гаиләләргә тәрбиягә алынган һәм тормышта авыр хәлләргә калган балалар арасында уздырылса да, анда катнашу һәр теләүчегә дә тәтеми, бары сайлап алудан узсаң гына.


23
май, 2018 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары–авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов 18 майда Арча районында булды. Аны район башлыгы Илшат Нуриев, авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов каршы алды һәм озатып йөрде.

Уку елы дәверендә мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренең башлангыч профсоюз оешмалары спортның 10 төре буенча ярыша һәм җиңүчеләр билгеле була. Бу юлы ахыргысында – 100 м, 400 м, 800 м.га йөгерделәр, эстафетада катнаштылар.

Сәхнәдә оркестрга кушылып хор җырлый. Солист-укытучы Артур Хафизов “Җиңү көне” җырын башкара. Шушы моңлы җыр белән үзәкләрне өзә ул. Хәрбиләр бәйрәмнәрендә, Җиңү көне уңаеннан оештырылган чараларда соңгы елларда бәйрәмнәр Артур Хафизовның шушы җырыннан башка узмый.

2018 елның 1 июленнән әзер продукциягә ветеринария документларын рәсмиләштерүдә үзгәрешләр көченә керә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International