Җәй җитә. Ә бу укучылар өчен каникуллар башлана дигән сүз. Аларны күңелле һәм файдалы итеп ничек үткәрергә? Бу сорау белән без район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Миләүшә Шакировага мөрәҗәгать иттек.
25 майда (5 июньдә) Россия полициясе 300 еллыгын билгеләп үтә. “Полиция” сүзе Петр Беренче тарафыннан 1718 елда кертелгән.
Россия Федерациясенең Генераль прокуратурасы "Бергә коррупциягә каршы!" темасына социаль коррупциягә каршы рекламасы Халыкара яшьләр конкурсы оештыра.
17 майга район хуҗалыкларында 27601 гектарда (43 процент) сабан культуралары чәчелде. “Казанка” хуҗалыгы чәчүне беренчеләрдән булып төгәлләде.
Быел 30 мартта Арчада кул көрәше буенча республика чемпионаты узган иде. Безнең спортчылар анда беренчелекне яулады.
Әнисе 39 яшендә вафат була Рәшидә апаның. Биш бала (соңрак берсе үлә) ятим кала. Нәни Рәшидәгә нибары яшь ярым була.
Арчага әледән–әле кунаклар килеп тора. Бердән ул мәркәзебез Казанга якын, икенчедән, безнең Тукаебыз, күренекле язучыларыбыз, бай музейларыбыз бар. Әле менә яңа гына республиканың ветеран судьялары Арчага килеп китте.
Көндезге сәгать 2. Арча стадионында 5нче, 6нчы сыйныфта укучы малайларның футбол секциясе башланып китте. Малайлар тәннәрен язганнан соң, футбол уйнарга керештеләр.
Без табиб, шәфкать туташларын ак халаттан күреп гадәтләнгән. Ә беркөнне алар Арча педагогика көллиятенең спорт залына җыелдылар. Спорт киемнәреннән, үзләре шат. Әтнә, Балтач, Кукмара, Теләче, Саба районнарыннан да килгән иделәр. Баш табиблар да шунда.
15 майда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелде. Әлеге матур бәйрәм көнендә Арча ЗАГСы ана капиталы алучы яшь гаиләләрне кунакка чакырды.