ЯҢАЛЫКЛАР


18
май, 2016 ел
чәршәмбе

23 майда Арча Мәдәният йортында Хәния Фәрхи концерты була. Башлана 19 сәгатьтә. Билетлар Мәдәният йорты кассасында. Реклама 6+


16
май, 2016 ел
дүшәмбе

13 май көнне, “Тукай эзләре буйлап” җәяүлеләр сәяхәте Арча- Өчиле-Яңа Кырлай маршруты буйлап юлга чыкты.Монда Әтнә, Арча, Балтач, Биектау, Саба районнарыннан   килгән, төрле конкурсларда җиңүче 56 сәләтле  укучы, укытучылар, кунаклар катнашты.  


13
май, 2016 ел
җомга

Бүген, 13 май көнне, Татар халкының Бөек шагыйре Г.Тукайның туган авылына республика күләм җәяүле поход безнең мәктәбебез базасында сәяхәтен башлап җибәрде.Безнең укучыларыбыз кунаклар  алдында  Г.Тукайның әсәрләре буенча әзерләнгән кечкенә генә чыгыш ясадылар.

Муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев 10 майда язгы кыр эшләрендә әйбәт нәтиҗәләргә ирешеп эшләгән хуҗалыкларга, механизаторларга Рәхмәт хатлары, акчалата бүләкләр тапшырды.

Заманында нинди кешеләр булган! Социалистик Хезмәт Герое Галимулла Әсхәдуллин 42 ел Казандагы Горбунов исемендәге авиация заводында детальләр кырдыручы булып эшләп, хезмәт шартларын яхшырту, эшне тагын да сыйфатлы башкару өчен 20дән артык рационализаторлык тәкъдиме кертеп, үзе үк шуларны тормышка ашырып, алга барабыз дип, янып–көеп йөргән кеше. Исән булса, Галимулла абыйга 88 яшь булыр иде.

Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев 10 майда Иске Чүриле авылында яшәүче Сәйдә Гайнуллинаны 90 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.

Республика хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлеге белән берлектә “Арча хәбәрләре” газетасы сайтында Җиңү көне уңаеннан укучылар арасында сугыш турындагы шигырьләргә бәйге игълан иткән идек. Җиңүчеләрне өч төргә бүлеп билгеләдек.

Арчаның 10нчы балалар бакчасында республика күләмендәге семинар булып үтте. Федераль стандартларны тормышка ашыру шартларында тәрбиячеләрнең һөнәр осталыкларын камилләштерү буенча тәҗрибә тупладылар.

Мәгариф хезмәткәрләре профсоюзы тарафыннан укытучылар арасында ел дәвамында спорт ярышлары үткәрелеп һәм алар турында газетабыз битләрендә яктыртылып килде. Күптән түгел шуларның тагын берсе — җиңел атлетика буенча узышлар булды.

Район Мәдәният йортында ветераннарның “Балкыш” республикакүләм фестиваленең зона ярышларында җиңүчеләрнең концерты булды. Сәхнәдә генә түгел, залда утырган тамашачының да күбесе өлкән буын иде. Алар ярый килгәнмен әле, концерт әйбәт булды, дип таралышты. Үземдә дә шул ук фикер.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International