ЯҢАЛЫКЛАР


16
март, 2016 ел
чәршәмбе

Илүзә Касыймова -  кече яшьтән «Ялкын” журналы белән иҗатташ дус. Беренче шигырьләре дә шушы журналда дөнья күрде

14 март көнне  мәктәбебездә  Татарстан Республикасының халык артисты ,  Муса Җәлил  исемендәге премия лауреаты, Кырым Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Бөтендөнья төрки хатын-кызлары бердәмлеге һәм теләктәшлеге ассоциациясе президиумы әгъзасы, “Сөембикә варислары” төрки-татар балалар иҗаты фестивален оештыручы Гөлзадә  Гомәр кызы Сафиуллина белән очрашу кичәсе узды.

10,12 март көннәрендә Казан шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында шагыйрә Клара Булатованың иҗатына багышланган XI Республикакүләм “Дулкыннар” бәйгесе узды. Бәйгедә Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары бик актив катнашты.

14 мартта “Мәрҗани” ширкәте базасында терлекчелектә ике айлык эш йомгакларына багышланган семинар–киңәшмә булды.

11 мартта республика газета-журналларында, радио һәм телевидениедә эшләүче һәм ветеран журналист якташларыбыз Арча районында булдылар.

12 мартта үткән май чабу бәйрәменә Казаннан “Trespassers МСВ” мотоциклчылар клубыннан бер төркем байкерлар, төрле төбәкләрдән мотоцикл сөючеләр кайтты.

11 мартта район хакимиятенең актлар залында Бөек Җиңүнең 71 еллыгын каршылауга әзерлек чараларына багышланган киңәшмә үтте.

Аны район башлыгы Илшат Нуриев алып барды. Киңәшмәдә ТР хәрби комиссары, генерал-майор Сергей Погодин да катнашты

Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев 14 мартта Шушмабаш авылында яшәүче Рәшидә Фәйзрахманованы 90 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.

Арча муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина 15 мартта Арча шәһәрендә яшәүче Мәүҗүдә Галимҗанованы 90 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын тапшырды.

Якшәмбе көнне районда үзара салым буенча референдум узды. Бу авылларда яшәүчеләр өчен яңалык түгел. Алар аны практикада кулланып кына калмады, нәтиҗәсен күрергә дә өлгерде. Беренче тапкырында 100, 300 сум гына җыйсалар, тора-бара авыл халкы үз теләге белән сумманы арттырды, үзара салым акчасының халыктан җыела торган өлешен хәтта 700-800 сумга җиткергән авыллар да булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International