ЯҢАЛЫКЛАР


16
март, 2016 ел
чәршәмбе

Район прокуратурасы ай саен хезмәт законнары таләпләре үтәлешенә анализ ясый, хезмәткәрләргә хезмәт хакын вакытында түләү срокларының сакланышына аеруча игътибар бирелә. Хезмәт хакын үзвакытында түләүне тәэмин итмәгән эш бирүчеләр җавапка тартыла.

Байкал фермасында бер сыер өч бозау тудырган. Шундый көр, матурлар — күз тимәсен! “Исән–сау үстерсәм, җитәкчебез берсен үземә бирергә вәгъдә итте”, – ди сыер савучы Нурания Фәйзиева.

Буа шәһәрендә узган турнирда Җәүдәт Хәсәнов җитәкчелегендәге баскетболчы кызларыбыз чираттагы җиңүләрен яулап кайтты. 5 район командасы катнашында узган әлеге бәйгедә безнең кызлар, оста уен күрсәтеп, барлык көндәшләрен бирелергә мәҗбүр итте

Узган шимбәдә “Арча Арена” Боз сараенда ветераннар командалары арасында хоккей ярышлары үткәрелде. Бәйгедә катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, хоккей федерациясе җитәкчесе Рөстәм Хәйруллин тәбрикләде.

Анда Лесхоз мәктәбеннән 10 сыйныф укучылары да катнашты

“Аҗаган” буласы иртәне ашкынып, зур дулкынлану белән көтеп алдык. Районыбызның Кенәр зонасына караган 11 мәктәбе үзара көч сынашачак.


11
март, 2016 ел
җомга

18 март көнне Өчиле төп гомуми белем мәктәбендә Бөек шагыйребез Г.Тукайның 130 еллыгына багышланган “Уйна гармун,моңлан курай” дип исемләнгән район иҗат фестиваль – конкурсы үтәчәк.

2016 елның 13 мартында Арча муниципаль районының барлык җирлекләрендә гражданнардан үзара салым акчасы җыю мәсьәләсе буенча референдум узачак. Без шушы уңайдан муниципаль район башлыгы Илшат Нуриевка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

Арчада “Төп йорт килене – 2016” бәйгесе шаулап узды. Шаулап диюем шуңа, башта гадәти бәйгеләр кебек җиңел караш белән барган ярышлар тора–бара чын көрәш кырына әверелде. Киленнәр бер–берсен читтән генә күзәтеп, алардан үрнәк алып, тагын да яхшырак итеп әзерләнергә тырышты. Бүләкләре дә нинди шул!

4 мартта Казанда Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында Халыкара хатын–кызлар көне һәм “Ел хатын–кызы. Ел ир–аты: хатын–кыз карашы” республика бәйгесе нәтиҗәләре йомгаклавына багышланган тантана булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International