ЯҢАЛЫКЛАР


7
май, 2014 ел
чәршәмбе
Арча станциясендә яшәүче Госман Габдрәхимов 4 мартта 88 яшьлеген билгеләп үтте.
Якын булса да торган җир, сагындыра туган ил, диләр. Чыннан да, ерак җирләрдә гомер итеп, балда, майда йөзсәң дә, югары дәрәҗәләргә ирешеп, шул төбәкнең йолдызына әверелсәң дә, туган якны, яшәгән нигезне, укыган мәктәпне, яраткан укытучыларны, авылдашларны оныту мөмкин түгел.
Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлек җитәкчесе Алмаз Борһанов Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек кысаларында зур эшләр башлап җибәрде. Шуларның берсе — якташларыбыз күмелгән туганнар каберлекләренә якыннарын җибәреп кайтару.
Чернобыль һәлакәте нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар “Мәрхәмәтлек” үзәгенә җыелды. 44 булган алар, 17гә калганнар. Шөкер, соңгы елларда 17се дә исән–сау.
Яз килдеме, йорт тирәләрендә чүп–чар яндыру, коры үләннәргә ут төртү очраклары арта һәм саксызлык нәтиҗәсендә янгын чыгу очраклары ешая.
Безнең гаиләдә кайнатам Мөхәммәт Әхмәровның фронттан язган хатлары саклана. Минем алда аның соңгы хаты.
“Сугыш чоры балалары хатирәләре” проекты буенча Сеҗе авыл җирлеге территориясендә сугыш елы балалары һәм тыл хезмәтчәннәре барысы 80 кеше исәптә тора. Сеҗе мәктәбе укучылары тыл ветераннары белән очрашты. Хәтимә әби Гыйләҗиева сөйләгәннәрне Сеҗе мәктәбе 5 сыйныф укучысы Нияз Госманов язып алды.
Ислам Абдуллин, Казанның 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсәне тәмамлаганнан соң, әлеге мәчетне төзетүче шәхси эшмәкәр Вәдүт Вафин чакыруы буенча, узган ел җәй Урта Курса мәчетенә җәйге лагерьга эшкә кайта. Аннан инде биредә мулла булып та кала.

30
апрель, 2014 ел
чәршәмбе
Колхозлар, совхозлар заманында кыр эшләре алдыннан семинарлар бик зурдан үткәрелә иде.
«Туган төбәгем Арча—татар әдәбиятының мәккәсе. Безнең монда килү—татар әдәбиятының хаҗ кылуы кебек буладыр”,— диде якташыбыз, шагыйрь Рифат Җамал.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International