ЯҢАЛЫКЛАР


2
август, 2013 ел
җомга
Муниципаль район башлыгы Алмас Назиров яңа уку елы алдыннан мәктәпләрнең әзерлеген барлап чыга, укытучылар белән очраша.
Соңгы вакытта республика юлларында булган фаҗигаләр йөрәкне телгәли. Күпме кеше үлә бит. Җитмәсә, араларында әле яши генә башлаган һәм бөтен тормышлары алда булган балалар да бар.
Чит–ят җиргә барсаң, йортка кергәнче үк капка төбендәге чисталыкка игътибар итәсең. Тәртипкә китерелгән, ялт итеп торган җирдән китәсе дә килми кайчак. Тик шундыйлар да була: ялт итеп торган йортның терәлеп торган күршесе йортын, ихатасын тәртипләү турында уйламаска да мөмкин.
Республикада игълан ителгән “Үз мәктәбеңә булыш!” акциясе кысаларында миһербанлы кешеләр тырышлыгы белән мәктәпләрнең төзекләнүен, җиһазларның артуын, укучыларга белем алуга яңа мөмкинлекләр ачылуын күрү бик куандыра. Районыбызда да киң күңелле эшмәкәрләр булуы зур шатлык. Шундый кешеләрнең берсе — Утар Аты авылында яшәүче Фәнис Мостафин.
Шәхси хуҗалыкларның чын мәгънәсендә икенче икмәге — бакчасында үстергән бәрәңгесе. Менә шул икмәккә нинди куркыныч янаганын үзләре бу проблемага юлыгучылар аңлыйдыр.

31
июль, 2013 ел
чәршәмбе
Июнь аенда яңгырларны сагынсак, урып–җыю башлангач, ешаеп китте алар. Туйдырды инде, дип әйтергә тел бармый, чөнки күпьеллык үләннәрнең икенче каты, кукуруз, шикәр чөгендере өчен бик кирәк иде.
30 июльдә журналистлар белән очрашуда ТР Премьер–министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов республика өчен терлек азыгы мәсьәләсе алай кискен тормый инде, дип белдерде.
Бүгенге көндә сөт хуҗалыклар өчен бердәнбер акча кертү чыганагы булып кала. Аны кыйммәткәрәк саткан ота. Югарыдагы саннар нәкъ менә шул турыда сөйли.
Җәйге каникуллар җитүгә, балалар үзләрен иреккә чыккан дип исәплиләр. Ә ирекне алар төннәр буе иркенләп йөрергә була, дип күз алдына китерәләр. Юк икән шул, каникуллар вакытында, ягъни 31 майдан 31 августка кадәр кичләрен урамда йөрергә рөхсәт ителгән вакыт бары бер сәгатькә генә арта. Бу хакта һәм яшүсмерләргә кагылышлы башка мәсьәләләр турында безгә Россия эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге өлкән инспекторы Алсу Һидиятуллина сөйләде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән старт алган “Үз мәктәбеңә булыш!” акциясен безнең районда ТР Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Ирек Миннәхмәтов башлап җибәргән иде. Ул үзе укыган Арчаның В.Ежков исемендәге беренче урта мәктәбенә 500 мең сумлык җиһазлар бүләк итте.

26
июль, 2013 ел
җомга
Бүген барлык юллар иген басуларына илтә. Икмәк булса, җыр да була дигәндәй, республикабыз язучылары, шагыйрьләр, журналистлар 25 июльдә районыбызга килде.
Бу матур традиция Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев, Туфан Миңнуллиннардан башланып, хәзер дә дәвам итә. Иҗат әһелләре кунакчыл Арча җиреннән иҗатлары өчен илһам алып, көч–куәт туплап китә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International