ЯҢАЛЫКЛАР


14
август, 2013 ел
чәршәмбе
12 августта муниципаль район башлыгы Алмас Назиров “Курса МТСы” һәм “Ак Барс–агро” ширкәтләрендә кыр эшләренең барышы белән танышты, җитәкчеләр, белгечләр, механизаторлар белән очрашып сөйләште.
Арчада Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында секцияләр эшли башлады. Педагоглар ике юнәлештә эшләде. Беренчесендә балаларга мәктәпкәчә белем бирүчеләр тәҗрибә уртаклашса, алдынгы ысулларны өйрәнсә, икенчесендә—башлангыч белем бирү методистлары яңалыклар туплады.
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләре август киңәшмәсенең икенче секция программасы 5нче гимназиядә башланып китте, “Милли мәгариф һәм яңа технологияләр: проблемалар, үсеш мөмкинлекләре” дигән темага багышланды.
Анда милли мәгариф кураторлары — муниципаль мәгариф идарәләре җитәкчеләре урынбасарлары, милли мәгариф буенча белгечләр, мәгълүмати–методик үзәк методистлары катнашты. Аларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Надия Мифтахетдинова сәламләде.

9
август, 2013 ел
җомга
Муниципаль район башлыгы Алмас Назиров соңгы көннәрдә мәктәпләр, балалар бакчаларының эшчәнлеге белән танышуны дәвам итте. Ул үзе булган урыннарда урып–җыю эшләренең барышы, терлекчелек мәсьәләләре белән дә кызыксынды, хезмәт коллективлары, җитәкчеләр, белгечләр белән очрашты.
Көзге культуралар игенче өчен һәрвакыт ышанычлы уңыш гаранты булган һәм шулай булып кала. Быелгы корылыкта сабан культуралары “янганда”да уҗым культуралары һәркайда әйбәт уңыш бирә. Шуңа күрә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгы бөртеклеләр мәйданнарында уҗым культуралары өлешен 40 проценттан киметмәү бурычын куйды. Безнең районда ул 27–28 мең гектар булырга тиеш.
Узган шимбәдә үткән киңәшмәдә ТР Премьер–министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов комбайннар йөри алганда игеннәрне сугарга кирәк, дигән таләп куйды.
Кешенең дөньяга килүенең хакыйкый-асыл сәбәбе ул — Аллаһ Сөбханә вә Тәгалә. Ә инде табигый сәбәбе — атасы белән анасы. Шул сәбәпле, баланың тугач тәүге сүзе — “Әлхәмдүлиллаһ” була, ягъни Аллаһыга олылау булсын, дип әйтә, ди. Аллаһы Тәгалә: “Шуның өчен яраттым да инде сине”, — дип, җавап кайтара, ди.
Әңгәмәдәшебез—Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлек җитәкчесе Алмаз Борһанов.
“Ата–ана үлгәннән соң, закон нигезендә мираска кем ия була ала?”
Газета укучыларның бу соравына Арча районы Адвокатлар конторасы адвокаты Мәхабәт Махмадханова җавап бирә.
Балигъ булмаган балалар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе чираттагы утырышын үткәрде. Аны комиссия сәркатибе Альбина Бакирова алып барды. Утырышта төнге сәгать 11дән соң урамда йөргән яшүсмерләрнең эше каралды. Исегезгә төшерәбез: Татарстан Республикасының “Балаларның сәламәтлегенә, аларның физик, интеллектуаль, психик, рухи һәм әхлакый үсешенә зыян салуны булдырмау буенча чаралар турында”гы Закон нигезендә (№71, 2010 елның 14 октябре) балигъ булмаган балаларның 1 июньнән 31 ав-густка кадәр кичке сәгать 11дән соң әти–әниләреннән башка урамда йөрүләре тыела. Бу балаларны төнге хәтәрләрдән саклау максатыннан эшләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International