ЯҢАЛЫКЛАР


28
август, 2013 ел
чәршәмбе
27 августта Арчага Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлекчәсе политсовет секретаре Фәрит Мөхәммәтшин килде. Аны муниципаль район башлыгы Алмас Назиров каршы алды һәм озатып йөрде.
Арча районында Курск сугышында катнашкан өч ветеран исән–сау. Алар: Иске Кырлай авылыннан Әнвәр Камалов, Арчадан Әхәт Гайнетдинов, Халисә Гафурова. Киләсе елда һәркайсына 90 яшь туласы. Ходай Тәгалә аларга зур юбилейларын билгеләп үтәргә насыйп итсен. Курск сушында җиңүгә 70 ел тулу уңаеннан район вәкилләре өч ветеранның да хәлен белде.
Яңа Ашыт басуында бодай сугып йөрүче комбайннарның берсе игътибарны җәлеп итте.
— Монысы яңа комбайн, ахрысы, — дим “Мәрҗани” бүлекчәсе җитәкчесе Рәдис Хәбибуллинга.

26
август, 2013 ел
дүшәмбе
21–22 августта Арчада мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең “Татарстан Республикасы мәгариф өлкәсендә заманча технологияләр” дип аталган республика август киңәшмәсе үтте. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Премьер–министр Илдар Халиков, республиканың дәүләт органнары җитәкчеләре, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, муниципаль районнар башлыклары, муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитет җитәкчеләре урынбасарлары, мәгариф идарә органнары башлыклары һәм аларның тәрбия эшләре буенча урынбасарлары, мәгълүмати–методик үзәк җитәкчеләре катнашты.^
Арчаның В.Ежков исемендәге урта мәктәбендә “Бердәм Россия” партиясенең яшь гвардиячеләре “Мәктәпкә җыенырга булыш” республика акциясен үткәрделәр.
Бәйрәмгә мохтаҗ гаиләләрдән быел беренче сыйныфка керә торган балаларның ата–аналары да чакырылган иде.

21
август, 2013 ел
чәршәмбе
Арча җирлеге татар халкының сөйләм һәм әдәби телен саклаган, анда татар мәгърифәтенең һәм әдәбиятының Курсави, Мәрҗани, Күлтәси, Тукай кебек “алтын баганалары” үсеп чыккан.

16
август, 2013 ел
җомга
Муниципаль район башлыгы Алмас Назиров 12 августта “Кырлай”, “Вамин–Мәрҗани”, “Северный”, “Ватан” хуҗалыкларында булды, ул игеннәрне урып–җыю, терлек азыгы әзерләү, көзге чәчү, терлекчелектә эшләрнең торышы белән кызыксынды.
Сеҗе почта бүлекчәсе җитәкчесе Зөлхия Харисова — 2013 елның икенче яртыеллыгына газета–журналларга язылу буенча «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте «Татарстан почтасы федераль почта элемтәсе идарәсе белән берлектә почтамтлар һәм почта бүлекчәләре хезмәткәрләре арасында оештырган бәйгедә җиңүчеләр сафында.
Соңгы елларда Арча мәктәпләре дә авыл мәктәпләре үрнәгендә чәчәк, яшелчә үстерергә өйрәнеп килә.
— Ә ул киресенчә булырга тиеш иде дә бит, — диде муниципаль район башлыгы Алмас Назиров, Арчаның икенче урта, 3нче башлангыч мәктәпләренең, 5нче гимназиянең яңа уку елына әзерлеген карап чыгып, укытучылар коллективлары белән очрашканда.
5 июльдә Арча шәһәренең Пионер урамында бер йортта янгын чыкты. Сәбәбе — ут белән саксыз эш итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International