ЯҢАЛЫКЛАР


6
сентябрь, 2013 ел
җомга

Канаданың Монреаль шәһәрендә яшәүче Марат Монасыйпов Арча муниципаль район башлыгы Алмас Назировка хат җибәргән:

“Минем мәрхүм әтием Байкал авылыннан, — дип яза ул. —Интернетта сезнең Арча муниципаль районы турындагы мәкаләгезне зур канәгатьләнү белән укыдым. Сез Арча муниципаль районының бай тарихы һәм бүгенге матур яшәеше турында язасыз. Бу территория матур табигатьле, саф һавалы, күпсанлы тарих, әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре исемнәре белән бәйле истәлекле урыннарга бай. Шундый эшлеклеләрнең берсе Габделгазиз Монасыйпов булган. Аның истәлеген мәңгеләштерергә, авылдагы берәр урамга аның исемен бирергә кирәктер. Монасыйповлар нәселе авылда 18нче гасырдан бирле яши һәм бәлки ислам галиме Муса Монасыйпның токымы әлегә кадәр шунда яшидер һәм терлекче, сыер савучы, игенчеләр булып эшлиләрдер.

Әңгәмәдәшебез—ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе, полиция подполковнигы Габделхак Касыймов.

Яңа уку елы район мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре өчен үзенчәлекле башланды. Чөнки шушы көннәрдә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендәге күзәтчелек һәм контрольлек итү департаменты вәкилләре Арча районы мәгариф учреждениеләрен тикшерү белән мәшгуль.

Г.Тукай исемендәге педагогика көллиятендә үзгәрешләр күп быел. Балаларын озата килгән ата–аналар да: “Узган ел болар берсе дә юк иде бит, ни арада өлгердегез?” — дип шакката. Капкадан керүгә чәчәкләр дөньясы каршы ала, аерым бер рәхәтлек, хозурлык монда.

31 августта “Бөтенроссия экология шимбәсе —  Яшел Россия” акциясе үтте. 

2004 елның 1–3 сентябрь көннәрендә Төньяк Осетиянең Беслан шәһәрендә булган фаҗига хәтердән уелырлык түгел. Террористлар үзләренең җинаятьчел гамәлләрен барыбыз өчен дә изге булган Белем көненә планлаштырган булып чыкты. Мәктәпкә бәйрәмгә килгән 1128 бала һәм өлкәннәр тотык итеп алынды, 334 кеше, күбесе хатын–кызлар һәм балалар, һәлак булды.

Арчада яшәүче 20 яшьлек кызның яңа туган баласын үтерүе хакында районда тетрәндергеч хәбәр таралды. Безгә килеп ирешелгән мәгълүматларга караганда, 20 яшьлек Арча кызы өендә бала таба, кан күп китү сәбәпле, ул (баладан башка) район хастаханәсенең гинекология бүлегенә китерелә. Бу хакта хокук саклау органнарына хәбәр килә.

Тиздән 1 октябрь. Аерым категориядәге кешеләргә социаль хезмәтләр җыелмасы (дарулар, шифаханәләрдә дәвалану һәм транспортта йөрү) язмышын хәл итеп куярга күп вакыт калмады. Нишләргә: акчасын алыргамы, әллә бушлай хезмәтләреннән файдаланыргамы? Бу турыда уйланмый мөмкин түгел һәм дөрес карарга килергә кирәк. Социаль хезмәтләр җыелмасы белән тәэмин итү системасын камилләштерү юнәлешендә, һичшиксез, нәрсә дә булса эшләнергә тиеш.

28
август, 2013 ел
чәршәмбе
Район мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренең киңәшмәсе булды. Анда Арча муниципаль район башлыгы Алмас Назиров катнашты. Уку йортлары, балалар бакчалары хезмәткәрләре белән хезмәттәшлек иткән, мәгарифне үстерүгә зур өлеш керткән җирлек башлыклары, хуҗалык җитәкчеләре дә чакырылган иде.
Арчада иң матур йорт — Гөлүсә һәм Рәйхан Вәлиуллиннарныкы, иң көчле спортчылар — Наласа авыл җирлегендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International