ЯҢАЛЫКЛАР


19
июль, 2013 ел
җомга
ТАТАРСТАН Президенты Рөстәм Миңнеханов Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен үткәрү көннәрен билгеләү турындагы Указга кул куйды. 2013 елда Ураза бәйрәме — 8 августка, Корбан бәйрәме 15 октябрьгә туры килә.
Җәйге Универсиада уеннары тәмам. Россия җыелма командасы 155 алтын, 75 көмеш һәм 62 бронза медаль яулады.
XXVII Бөтендөнья Җәйге Универсиада уеннарының ябылу тантанасын спорт сөюче тамашачылар үзгә бер дулкынлану белән көтте.

17
июль, 2013 ел
чәршәмбе
Соңгы елларда юлларга игътибар артты. Кечкенә авылларга илтүче юлларга да асфальт түшәлүе – моның ачык мисалы. “Татавтодор” акционерлык җәмгыятенең Арча филиалы җитәкчесе Альберт Сафиев белән шул турыда сөйләштек.

10
июль, 2013 ел
чәршәмбе
Көтеп алган җәйге яңгырлар хәвеф–хәтәр дә алып килә. 6 июльдә көчле җил Арча шәһәрендә шактый түбәләрне туздырып ташлады, агачларны аударды.

— Юл тыкрыгы урамында бер йортны яшен суккан дигән хәбәр алдык, — ди Арча янгын гарни- зоны җитәкчесе Мәсхүт Шәрәфиев. — Ләкин барып җиткәч бернинди ут–мазар күрмәдек. Давыл сарай, гараж түбәләрен алып ташлаган, йортның морҗа башын җимереп төшергән. Шуннан төшкән тузан, корым өй өчен тутырган, хуҗалар өй яна дип уйлаганнар.
Ниһаять, ул көн килеп җитте! 166 илдән килгән катнашучы, 25000 волонтер, 12000 спортчы һәм күпсанлы кунаклар белән Казанда Универсиада 2013 ачылды. 27 төрдәге спорт уеннары өчен 64 спорт корылмасы һәм биналар әзерләнгән, шуларның 38сы яңа төзелгән.

5
июль, 2013 ел
җомга
Бөтен дөнья халкын үзенә җыячак Универсиада уеннары башланырга санаулы көннәр калып бара. Июльнең 6сыннан 17сенә кадәр 12 көн барачак уеннарга мәркәзебез 26 июньдә үк катнашучыларны кабул итә башлады, бүгенге көндә 35 илдән катнашучы командалар килгән инде.

3
июль, 2013 ел
чәршәмбе
30 июньдә Киров өлкәсе Нократ Аланында милли бәйрәмебез Сабантуй гөрләп узды.
Районыбыздан Арча муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина җитәкчелегендә үзешчән сәнгать осталарыннан, спортчыларыбыздан торган делегация барды. Сабантуй иртәсе матур булды, халык та рәхәтләнеп ял итте.
Ел да 3 июльдә ЮХИДИ хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Бу көн башкарылган эшләр, ирешкән уңышларны барлау һәм, монысын һич онытырга ярамый, хезмәт алдынгыларын мактап китү өчен иң уңай вакыт.

28
июнь, 2013 ел
җомга
Рәиф абый белән кырык ел инде танышлар икәнбез. Ул 1973 елда районга баш агроном булып кайтты, минем дә редакциядә эшли башлаган ел бу. Аны күпмедер вакыттан соң иң зур хуҗалык — Жданов исемендәге колхозга рәис итеп җибәрделәр. Матур гына итеп эшләде ул, район, республика күләмендә җиңүләр яуладылар.
“Өмет” торак–милекчеләр ширкәтендә үткән соңгы җыелышлар “Кайчан безнең йортларны төзекләндерәчәкләр?” дигән сорау белән башлана иде. Сабыр иткән морадына ирешкән, дигән халык мәкалендәгечә, Күпер урамы 7, 13нче йортларда яшәүчеләр дә мондый бәхеткә иреште. 7 йортта ныклап төзекләндерү тәмамланган, 13нче йортта да вак–төяк эшләр генә калган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International