ЯҢАЛЫКЛАР


12
апрель, 2013 ел
җомга
Бозның вакытында киткәнен элек–электән әйбәткә юраганнар. Быел да менә яз соңга кала дип йөргән идек. Табигать апрельнең ун көнендә барысын да башкарырга өлгерде — көне–төне койган яңгырлар карны да күзгә күренеп киметте, елгалар да тулды, бозлар да китте.
1 апрельдән 6сына кадәр Оренбургта мәктәп укучылары арасында экология буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
Арчаның 1нче урта мәктәбендә Габдулла Тукайның туган көненә багышланган шигырь сөйләүчеләр бәйгесе узды. Анда район мәктәпләреннән 1–11 сыйныф укучылары катнашты.
Арча балалар сәнгать мәктәбе районыбызда яшәүче әдәбият сөючеләрне рухи азык өләшүче күңел бәйрәменә җыйды. Көн дәвамында кичәгә килгән халык язучылар белән аралашты.
“ЙӨРӘКТӘН ЙӨРӘККӘ” хәйрия фондына “Касыйм” ширкәте — 15000, “Өмет” инвалидларны тернәкләндерү үзәге — 1500, Федераль казначылык 1000 сум күчерде.

10
апрель, 2013 ел
чәршәмбе
6 апрельдә ТР Хөкүмәт Йортында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында үткән киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак–коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин 28 апрельдә Бөтендөнья Хезмәтне саклау көне икәнлеген искә төшерде.
“Арча КСМы” коллективының матур эшләре турында республикада да яхшы беләләр. Узган ел алар төзегән күп функцияле үзәкне ачу тантанасында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов та бик мактады үзләрен. Дөрестән дә, матур, сыйфатлы итеп төзиләр.
Ел саен республикабызның РОСТО (ДОСААФ) оешмасы яшьләрнең армия хезмәтенә әзерлеген ачыклау максатыннан автосыйныфларда укучы курсантлар арасында һөнәри осталык буенча “Яшь машина йөртүче — 2013” республика бәйгесен игълан итә.
2 апрельдә Г.Тукай әдәби–мемориаль музеенда “Чәчәкләрнең тамыры туфракта, изгелекнең тамыры йөрәктә” дигән чара үткәрелде. Ул Тукайны тәрбиягә алган Сәгъдетдин Шәмсетдин улы Салиховны (Сәгъди абый) искә алуга багышланды. Кичәгә аның якын туганнары да килде.
Россия Федерациясе Президентының 175 Указы (26.02.2013) нигезендә инвалид балаларны һәм тумыштан беренче төркем инвалидларны карау нәтиҗәсендә хезмәткә яраклы булып та эшләмәүчеләргә 2013 елның 1 гыйнварыннан айлык түләүләр билгеләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International