ЯҢАЛЫКЛАР


30
ноябрь, 2012 ел
җомга
Муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина менә инде өченче тапкыр халыктан җыйган сөт өчен түләнмәгән акчаларны түләттерү турында киңәшмә үткәрде.
ТАТАРСТАНДА 1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр инвалидлар ункөнлеге була. Барлык шәһәр, район, авылларда төрле чаралар үткәреләчәк. Шул уңайдан ТРның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Ирина Просвирякова журналистлар белән очрашты. “Инвалидларның ничек яшәве турында җәмәгатьчелек уйлансын иде”, — дип башлады ул чыгышын. Ункөнлекнең җыр-биюгә генә кайтып калмыйча, түгәрәк өстәлләр артында проблемалар турында сөйләшүләр белән үтәргә тиешлеге турында басым ясап әйтте ул. Быел программалар кысаларында нәрсә эшләнгән һәм эшләнәчәк, нинди нәтиҗәләр бар — сөйләшү өчен җирлек зур. Гомумән, ункөнлектә генә түгел, ел әйләнәсендә мөмкинлекләре чикләнгәннәргә игътибар булырга тиеш.
Әңгәмәдәшебез — район ветераннар советы рәисе Альберт Җамалиев.
— Иртәгә — 1 декабрьдә инвалидлар ункөнлеге башлана. Альберт Миннегулович, Сез мөмкинлекләре чикләнгәннәр белән дә эш алып барасыз, аларга кагылган мәсьәләләрне күз уңында тотасыз.
Так яралмасаң, так калмыйсың, дигәннәр өлкәннәр. Тик мәхәббәт, гаилә кору өлкәсендә дә хәзер ярдәмгә мохтаҗлар аз түгел.
“Нигә өйләнмәдең?” — дигәнгә каршы егетләр җайлы гына: “Кызлар юк, бар да шәһәргә китү ягын карый”, — дип җавап бирәләр. Җибәрмә, анда да алтыннан төрелгән кияүләр көтеп тормаганын, авылда да менә дигән итеп яшәп булачагын сүз белән дә, яраттырырга мәҗбүр иткән гамәлләрең белән дә төшендер. Аннан нигә әле яучылап карамаска? Элек егет белән кыз бер-берсен күрмәгән дә, яучы гына үзләрен кавыштырган, ә ничек матур яшәгәннәр.
Тарихыңны, халкыңның үткәнен музейлардагы экспонатлар сөйли. Әгәр телләре булса, үткән еллар турында алар ниләр бәян итәрләр иде икән? Арча җирлегендә үткән еллар хатирәләрен саклаучы музейлар аз түгел. Өч ел элек “Казан арты” тарих–этнография музее ачылды. Аз гына вакыт эчендә музей шактый кунаклар кабул итте. Музейның эшчәнлеге, яшәеше турында директор Ришат Камалов белән әңгәмә кордык.

28
ноябрь, 2012 ел
чәршәмбе
Каз каурые алган кулына... Яраткан җырчыбыз Расих Галимҗанов әлеге җырны башкарганда күзләр дымланды. Эх, кайда икән ул әни йөргән сукмаклар?! Нәкъ җырдагыча, эзләренә җылы карлар булып тал мамыгы ява тын гына. Йөрәк сызып юксынды... Бу халәт бер миндә генә түгел, биредә, район балалар сәнгать мәктәбендә Әниләр көне уңаеннан оештырылган бәйрәмдә утырган аналар күңеле дә дулкынлану кичергәндер. Әйе, һәркемнең газиз җанын бирер бердәнбере — әнисе бар.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 24 ноябрьдә видеоконференция режимында үткәргән киңәшмәдә Татарстан Республикасында 2013 елга күп фатирлы йортларны ныклап төзекләндерү, ике контурлы газ казаннары урнаштыру, “Чиста су”, гомумбелем мәктәпләрен ныклап төзекләндерү, авыл клублары һәм фельдшер-акушерлык пунктлары төзү программаларының раслануы турында хәбәр итте.
“ЙӨРӘКТӘН ЙӨРӘККӘ” ХӘЙРИЯ ФОНДЫНА “Касыйм” ширкәте — 15000, “Агрохимия” ширкәте 5000 сум күчерде.
Арча шәһәренең көнбатыш өлешендәге мәчет төзелешенә Роза Закирова (Урта Аты) 1000 сум күчерде.
Райондагы мәчетләрнең торышы белән танышып йөргәндә муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина авыл җирлекләре башлыкларына бу мәсьәлә буенча квартал саен анализ ясалачагын әйткән иде. Әлеге мәсьәлә көн кадагында кала бирә. Түбән Мәтәскә мәдәният йортындагы үткән киңәшмә дә шул турыда сөйләшүдән башланды.
21 ноябрьдә Арча муниципаль районының наркотикларга каршы комиссиясе утырышы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International