ЯҢАЛЫКЛАР


7
декабрь, 2012 ел
җомга
Узган шимбәдә ТР Министрлар Кабинетында үткәрелгән киңәшмәдә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республиканың сөт тармагын артка сөйрәүче хуҗалыклар арасында “Вамин-Арча” ширкәтен дә әйтеп үтте.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов “Дәрестән соң мәктәп” проектыннан мөмкин кадәр киңрәк файдалануны, дәрестән тыш алып барыла торган эшчәнлектә балаларның һәм яшьләрнең техник иҗатын үстерүгә өстенлек бирүне таләп итә. Шушы максатны күздә тотып, газетада “Техник иҗат” дигән яңа рубрика ачабыз һәм даими рәвештә язмалар биреп барачакбыз.
Олыгайган көннәрен тигезлектә каршылаган парларга кызыгам, дип уфтанган ялгызларны беләм мин. 50 ел бергә яшәгән апа-абыйларны хөрмәтләү кичәсендә, безнең әтинең үлгәненә 47 ел булган бит, әни яшьли тол калып, бер ялгызы (4 бала без) гомер кичерде, дигән уйлар килде күңелгә. Туйдым кешегә ялынып, дияр иде. Әтиле, ир-атлы гаиләләргә, чыннан да, тормыш итүе җиңелрәк һәм, яшерен-батырын түгел, әтисезләр арасында абруйлырак та.

5
декабрь, 2012 ел
чәршәмбе
Арча шәһәренең янәшә урнашкан Борһанов һәм Зәйнуллин урамнары бик күп тантаналарга шаһит. Социаль ипотека буенча, ветераннар өчен төзелгән йортларның иң күбесе шуларда урнашкан.
Районыбызда Халыкара инвалидлар көне уңаеннан күптөрле чаралар үтә. Алар әле ун көн буе дәвам итәчәк.
23 ноябрьдә “Казан арты” тарих-этнография музеенда Россия тарихы елы, Татарстанда Тарихи- мәдәни мирас елы уңаеннан “Туган җир” дип исемләнгән, “Үткәннәрне белмичә киләчәкне төзеп булмый” девизы астында мәктәп укучылары конференциясе булды.
Исереклекнең яхшыга илтмәве көн кебек ачык. Ә инде “күңелле” килеш руль артына утырып юлга чыгуның ничек күңелсез тәмамланырга мөмкин икәнлеген аңлатып торуның кирәге дә юк.
Районның икътисад үсеше, авыл хуҗалыгы һәм әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләре буенча даими комиссия утырышы булды. Аны муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина алып барды.
Узган шимбәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәргән киңәшмәдә төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов 2012 елның 30 ноябренә 2 млн. 2 мең кв. метр (еллык заданиенең 80,8 проценты) торак файдалануга кертелүен хәбәр итте. Арча районында еллык план үтәлү алдында.

30
ноябрь, 2012 ел
җомга
Муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина менә инде өченче тапкыр халыктан җыйган сөт өчен түләнмәгән акчаларны түләттерү турында киңәшмә үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International