ЯҢАЛЫКЛАР


26
октябрь, 2012 ел
җомга
Казанда 17 октябрьдән 21 октябрьгә кадәр татар теле һәм әдәбиятыннан Халыкара олимпиада булып узды. Татарстан Республикасының милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек бүлеге мөдире Раиф Зиннәтуллин җитәкчелегендә Финляндия, Төркия, Кытай, Украина, Казахстан, Үзбәкстан, Төрекмәнстан, Әзербайҗан, Кыргызстан һәм Россиянең төрле төбәкләреннән килгән мәктәп укучылары, студентлар, аларның укытучылары 20 октябрьдә Арча районында булды.
24 ОКТЯБРЬДӘ район хуҗалыкларында бер сыердан уртача 11,7 килограмм сөт савылды, бу узган елның шул көнендәгедән 1,7 килограммга артык.

24
октябрь, 2012 ел
чәршәмбе
Татарстан Җөмһүрияте мөселманнары Диния нәзарәте Арча мөхтәсибәте һәм шәхсән үз исемемнән барлык дин кардәшләребезне дә иң олы һәм мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан гаете белән котлыйм! Елга бер мәртәбә була торган күркәм бәйрәмебез — Корбан гаете барчаларыбызга мөбарәк һәм хәерле булсын!
20 октябрьдә торакны сафка кертү буенча Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәргән киңәшмәдә төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин республикада ел ахырына кадәр 777 мең кв. метр торакны файдалануга тапшырырга кирәклеген әйтте.
— Алмас Әминович урман хуҗалыгы директоры булып эшләгәндә Татарстан тәҗрибә станциясеннән мамыгы булмаган, аллергия бирми торган тирәк агачлары (38нче номерлы дип йөртеләләр) кайтарткан иде, — ди җитәкче урынбасары Марат Корбанов.
Урта Пошалым мәктәбе әле бүген дә яңа салынган кебек. Соңгы елларда балалар саны гына кимеп бара. Район башлыгы Алмас Назиров аның бушаган өлешендә балалар бакчасы ачарга тәкъдим итте. Һәм менә узган атнада аны ачу тантанасы булды. Анда муниципаль район башлыгы Алмас Назиров катнашты.
Арча педагогика көллиятендә терроризм белән көрәштә бердәмлек көненә багышланган “Экстремизмга — юк!” дип аталган түгәрәк өстәл утырышы булды.
20 октябрьдә муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина шәхси хуҗалыклардан җыйналган сөт өчен акча түләү мәсьәләсенә багышланган киңәшмә үткәрде. Анда авыл җирлекләре башлыклары, сөт җыйнаучылар катнашты.

19
октябрь, 2012 ел
җомга
18 октябрьдә Татарстан Республикасының яңа мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Арча районында булды.

17
октябрь, 2012 ел
чәршәмбе
Арча шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Илдус Әһлиев Зур Бирәзә авылында яшәүче бер кызыклы кеше турында сөйләде: “Әхтәм Ибраһимов дигән кеше ул. Ел саен бер авыл чишмәсенә бура ясый”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International