ЯҢАЛЫКЛАР


7
ноябрь, 2012 ел
чәршәмбе
Бер кешегә бер агач утыртыйк дигән өндәүләрне ишеткәндә мин Арча шәһәренең Көньяк урамында яшәүче Вәкил Сөнгатовны күз алдына китерәм.
2 ноябрьдә экстремизм һәм терроризмны бетерү максатыннан “Без халыклар дуслыгы өчен! Без җәбер-золымга каршы” исемле баш астында уздырылган республика конкурсына йомгак ясалды.

2
ноябрь, 2012 ел
җомга
Һәр нәрсәнең үз вакыты дигәндәй, менә авыл клублары, фельдшер-акушерлык пунктларына да чират җитте. Аңа кадәр мәктәпләр яңартылды, әле кайчан гына аларның да шактые инде тузып беткән, “дерелдәп” торган биналарда иде бит.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рафил Исмәгыйлев район Советының 27 октябрендә үткән утырышында өченче квартал йомгаклары буенча районның социаль-икътисадый үсеше турында чыгыш ясады.
26 октябрьдә Ашытбаш мәдәният йортында Корбан бәйрәме уңаеннан оештырылган “Без иманлы сәфәрдә” дигән кичә булып узды. Анда мәктәп укучылары, авылның өлкән буын кешеләре чакырылган иде.
“Ак Барс-агро” үзешчән-нәре ТНВ каналында барган “Җырлыйк әле” тапшыруында беренче тапкыр гына түгел. Узган атнада әлеге сәхнәдә җырга оста терлекчеләре чыгыш ясады. Гөлия Гасыймуллина, Рания Газизова, Илнар Нәҗипов, Айрат Галиев, Рәшидә Гасыймова, Энҗе Нәгыймова, Гөлия Рәхиева, Илсур Галиәхмәтов, Фирзәнә Исхакованың матур итеп җырлаулары, Рамил Әхмәтҗановның тальян, баянда уйнавы соклану уятты.

31
октябрь, 2012 ел
чәршәмбе
Соңгы елларда авыл хуҗалыгы техникасын алу кимеде. Бу аның кыйммәт булуына һәм хуҗалыкларның финанс хәленә бәйле. Шулай ук 50х50 программасының тукталып торуы да бик зур йогынты ясады. 2011 елны районга 8 трактор, 8 комбайн, 5 азык җыю комбайны, 7 йөк машинасы, 4 җир эшкәртү җайланмасы, 4 чәчкеч кайткан иде. 2012 елда 9 трактор, 3 комбайн, 1 азык җыю комбайны, 1 йөк машинасы, 3 чәчкеч, 1 чәчү комплексы кайтты.
27 октябрьдә икенче чакырылыш Арча район Советының чираттан тыш XXIII утырышы булды. Аны муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина алып барды.

26
октябрь, 2012 ел
җомга
Практика үткәндә район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән студентлар күп түгелдер. Моңа ирешү өчен берничә сәбәпнең бергә туры килүе кирәк. Казан дәүләт аграр университетының дүртенче курс студенты Ленар Шакиров безнең районның “Северный” хуҗалыгына кайтуы белән дә уңа.
Татарстанның халык язучысы, күренекле драматург Туфан Миңнуллин исемен мәңгеләштерү максатыннан Яңа Кенәр авыл китапханәсенә Туфан Миңнуллин исеме бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International