ЯҢАЛЫКЛАР


17
октябрь, 2012 ел
чәршәмбе
11 октябрьдә Арчаның 1нче номерлы мәктәбе актлар залында “Бердәм Россия” партиясе Арча җирле бүлекчәсенең Арча шәһәре 7нче номерлы микрорайоны башлангыч бүлекчәсенең хисап-сайлау җыелышы булды.
Арчалыларның һәр көне изге азан тавышы белән башланып китә. Биек мәчет манарасыннан яңгыраган азан һәркемгә изге эшләр, хәерле көн тели, күңелләргә сафлык, пакьлек юллый.
5 октябрьдә Казанда Г.Камал исемендәге татар академия театры бинасында үткән һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан укытучыларны тәбрикләү тантанасында 42 елын мәктәптә балаларга белем бирүгә багышлаган, шуның 23 елын мәктәп директоры булып эшләгән, хәзер Арча педагогика көллия-тендә физкультура укытучысы Ленар Заһидуллинга Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасын тапшырды. Ленар Усманович мондый зур бүләккә укыту һәм тәрбия процессларын оештыру һәм камилләштерүдә ирешкән уңышлары, шәхеснең интеллектуаль һәм культуралы үсешен формалаштыруга, югары квалификацияле белгечләр әзерләүгә керткән өлеше һәм күп еллык тырыш хезмәте өчен иреште.

12
октябрь, 2012 ел
җомга
Әңгәмәдәшебез — район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе А.М.Габбасов.
Соңгы елларда республика җитәкчелеге авыл халкы абзарындагы малын киметмәсен өчен күп нәрсә эшләде. Аеруча кырыс килгән 2010 елда сыер асраучыларга хәтта бушлай ашлык бирделәр! Гаилә фермалары төзү, үз эшеңне булдыру программалары барысы да нәкъ әнә шул максатка юнәлдерелгән.
Дәүләт үз гражданнарын төрле программалар аша фатирлы итә. Алар барысы да игелекле максатка юнәлдерелгән. Бу юлы без аларның кайберләренә тулырак тукталырбыз.
2 октябрьдә безне, Арчаның 3нче номерлы мәктәбе ветераннарын, бәйрәм кичәсенә чакырдылар.
3 октябрьдә ТР Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Игенчеләр сараенда Татарстанның агросәнәгать комплексы эше нәтиҗәләре буенча матбугат конференциясе үткәрде, аның барышында ул бу авыл хуҗалыгы елының үзенчәлекләренә тукталды, урып-җыю кампаниясенә йомгак ясады, республика авыл хуҗалыгы сәнәгатенең төп тармакларының перспективалы юнәлешләрен билгеләде.
“Колос” мәдәният йортында өлкәннәр көне уңаеннан якташыбыз, Татарстанның халык артисты Фердинанд Фәтхи концерты булды. Җырчы тамашачыларга яраткан көйләрен бүләк итте, өлкәннәрнең үзләрен дә җырлатты, биетте. Соңыннан мәдәният йорты директоры Нәсимә Гарифуллина үзешчән сәнгатьтә актив катнашучы өлкәннәрне чәй өстәле янына чакырды. “Яшь йөрәкләр” ансамбленең сәнгать җитәкчесе Флюра Шакирова аларны өлкәннәр көне белән котлады, Филсинә Сафина хуҗаларга рәхмәтен белдерде, ә Зөлфирә Габделбәрова, Фәридә Әхмәдуллина, Гайшә Якупова, Гөлнәзирә Тимершәехова яраткан җырларын башкардылар, үзләре чыгарган такмакларны искә төшерделәр.

5
октябрь, 2012 ел
җомга
4 октябрьдә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Россия Олимпия комитеты генераль секретаре Марат Бариев Арча районында гражданнарны кабул итү үткәрде. Анда муниципаль район башлыгы Алмас Назиров катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International