ЯҢАЛЫКЛАР


5
октябрь, 2012 ел
җомга
Берәүләр акча эшләү өчен үзенә шөгыль таба, икенчеләр акчаны максат итеп куймый, тормышын үзгәртеп, төрләндереп җибәрергә тырыша. Төбәк–Чокырчада яшәүче Дамир Хәбиров нәкъ менә шундыйлар исәбенә керә.
90 елга якын тарихы булган Шушмабаш мәктәбе 1923 елда — башлангыч, 1950 елда — җидееллык, 1962 елда — сигезьеллык, 1965 елдан бүгенге көнгә кадәр урта мәктәп булып эшли.
Арча төбәге мәгърифәткә нигез салучылары, талантлы шәхесләре, башкарган эшләре белән үзләреннән якты эз калдырган мөхтәрәм кешеләре белән данлыклы. Татар дөньясында Арча ягы мәдәният, иҗат өлкәсе буенча аерым урын алып тора. Без, Арча җирлегеннән шытып чыгып, матур эшләре, күркәм гамәлләре, тоткан кыйблалары аша халкыбызның күңеленә үтеп кергән шәхесләребез белән горурланып яшибез һәм яшәячәкбез.
Район мәчетләренең эшчәнлеге белән таныштыруны дәвам итәбез.
Урта Бирәзә авылы мәчетендә тәүге азан тавышы 2003 елда яңгыраган. Аны төзүдә Рүзәл Гәрәевның ярдәме зур булган. Ә бүген мәчет авылдан чыккан эш-мәкәрләрнең булышлыгын тоеп яши. Тиздән зиратны яңа койма белән әйләндереп алырга җыеналар. Мәчетнең эшчәнлегенә куанып, Мисбах хәзрәтне хөрмәт итеп яши биредә халык, намазга да күпләп йөриләр.

3
октябрь, 2012 ел
чәршәмбе
Яздан бирле барган кыр эшләре тәмамланып килә. Чәчү дә, печән өсте, игеннәрне урып-җыю — бар да мөһим инде алар. Шулар белән бергә ел буе көндәлек акча кертә торган терлекчелек тармагын да игътибар үзәгендә тотарга кирәк.
Үткән җомгада Арчада “Прогресс” бизнес үзәге ачылды.
2010 елның 14 октябрендә кабул ителгән “Балаларның сәламәтлегенә, аларның физик, интеллектуаль, психик, рухи һәм хокукый үсешенә зыян килүне кисәтү буенча чаралар турында”гы Татарстан Республикасының 71нче номерлы законы нигезендә 18 яше тулмаган егет һәм кызларга кичке 10нан иртәнге 6 сәгатькә кадәр урамда йөрү тыела.
Бу көнне өлкән кешеләр генә түгел, яшь буын вәкилләре дә ел саен көтеп ала. Үзләренә күрсәтелгән игътибардан өлкән кешеләрнең шатлануын күрү һәркем өчен куаныч ул.

26
сентябрь, 2012 ел
чәршәмбе
“Арча КСМы” ширкәте коллективы башкарган эшләргә исең китәрлек. Быел тапшырган объектларын санау өчен генә дә күпме вакыт кирәк булыр иде.
22 сентябрьдә ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференция режимында үткәргән киңәшмәдә халыкка электрон хезмәт күрсәтү мәсьәләсе дә тикшерелде. Республика җитәкчелеге халык өчен гаять уңай булган әлеге хезмәтне үстерү бурычын куя.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International