ЯҢАЛЫКЛАР


26
сентябрь, 2012 ел
чәршәмбе
Мәчеткә якын җирләрдән узган чакта азан тавышы ишетелсә, күңелгә рәхәт хисләр тула, бу мизгелне озаккарак сузасы килә башлый. Соңгы ун–унбиш ел аралыгында авылларыбызда мәчетләр күпләп төзелә башлагач, халык азан тавышларын ишетеп, изге иман йортларына намазларга йөреп җаннарын сафландыра алуга иреште.
РАЙОН ХУҖАЛЫКЛАРЫНДА 63600 гектарда туфракны төп эшкәртәсе бар. 25 сентябрьгә шуның 48168 гектары эшкәртелде, 9310 гектарда сөрү катламы тирәнәйтелде.

4
сентябрь, 2012 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 31 августта Арча районына килде. Олы кунакны муниципаль район башлыгы Алмас Назиров каршы алды һәм озатып йөрде. Президент Арча шәһәренең көньяк өлешендә төзелгән күп функцияле мәдәни–спорт үзәген ачуда катнашты һәм шәһәрнең ныклап төзекләндерелгән икенче номерлы урта мәктәбендә булды (рәсемдә).
Пөшәңгәр башлангыч мәктәбе-балалар бакчасы капкасын атлап керүгә андагы тәртип, чисталык, матурлыкка күз төшерми мөмкин түгел. Һәркайда яшеллек, чәчәкләр, фонтан сулары кояшта җемелди. Түрдә үзенчәлекле итеп эшләнгән балалар мәйданчыгы. Шушы көннәрдә бу гүзәллекне Бөек Ватан сугышында вафат булган авылдашлар истәлегенә куелган һәйкәл–обелиск тулыландырды.
27 августта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының икътисад һәм аграр үзгәртеп корулар буенча урынбасары Николай Якушкин Арча районында икътисад мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.
31 августта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференция режимында үткәргән киңәшмәдә күп фатирлы йортларны төзекләндерү, авыл клублары, фельдшер–акушерлык пунктлары төзү программаларының үтәлеше, ведомствоара хезмәттәшлек, кыр эшләренең барышы турындагы мәсьәләләр каралды.
4 СЕНТЯБРЬГӘ район хуҗалыкларында көзге культуралар 19133 гектарда (план 25000 гектар) чәчелде.
“Акчишмә”, “Кырлай”, “Аю”, “Ватан”, “Курса МТСы”, “Татарстан” ширкәтләре көзге чәчүне иң әйбәт срокларда башкарып чыктылар.
131нче Федераль закон җирле үзидарәләргә гаять зур вәкаләтләр бирде. Ләкин аларны үтәү өчен урындагы бюджетларның мөмкинлеге бик чикле. Шуңа күрә керемнәрне арттыру юллары булганда аны тулысынча файдаланырга кирәк. Муниципаль район башлыгы Алмас Назиров киңәшмәләрдә бу турыда гел искәртеп килә.

29
август, 2012 ел
чәршәмбе
24 августта мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе узды. Пленар утырышта узган уку елына йомгак ясалып, нәтиҗәләр чыгарылды, заман куйган таләпләр ачыкланды, киләсе уку елына максатлар, бурычлар куелды.
27 августта икенче чакырылыш Арча район Советының чираттан тыш XXI утырышы булды. Аны муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина алып барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International