ЯҢАЛЫКЛАР


29
август, 2012 ел
чәршәмбе
Район Советы һәм башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре, яңа уку елы алдыннан барлык уку йортларында булып, аларның әзерлеген тагын бер тапкыр күздән кичерделәр, укытучылар коллективлары белән очрашып сөйләштеләр. Муниципаль район башлыгы Алмас Назиров, 40 уку йортында булып, 28 августта кырык беренчесе итеп Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте коллективы белән очрашты.
Яңа уку елын чәчәкләр күргәзмәсе һәм мәктәпләр ярминкәсе белән башлап җибәрү бик матур традициягә әверелде. Хәзер аны арчалылар көтеп ала. Арзан бәядән яшелчә, җиләк–җимеш һәм башка азык–төлек сатып алу өчен менә дигән мөмкинлек ул.
Республика күләмендә старт алган “Балага мәктәпкә җыенырга булыш!” акциясе шушы көннәрдә төгәлләнеп килә.
...Безнең поселок Казаннан ерак түгел, ләкин тагын 70 елдан да, күрәсең, Арчада канализация, тулы төзеклек, тәртип һәм чисталык булмаячак.
Быел җәй туганнарыбыз янә Арчада булдылар һәм шәһәрдә барган үзгәрешләргә таң калдылар. Күп кенә урамнарны танымыйча тордылар, чөнки һәммәсендә дә уңай үзгәрешләр.

24
август, 2012 ел
җомга
Татарстан Республикасы Премьер–министры Илдар Халиков 16 августта үткәргән киңәшмәдә төзү сезоны тәмамлануга күп вакыт калмавын искәртте. Шуңа күрә эш темпын тизләтергә, моның өчен бөтен чараларны күрергә кирәк.
Арчаның икенче номерлы урта мәктәбенең 40 еллык тарихы бар. Ул, 1972нче елны сафка басып, беренче укучыларын кабул итә башлый. Шуннан бирле мәктәп яшь буынга ныклы белем һәм тәрбия бирә.
Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре — 54.
Гаилә балалар бакчалары — 9.
Башлангыч гомуми белем мәктәбе — 54.
Урта һәм төп мәктәп филиаллары — 18.
Төп гомуми белем мәктәбе — 16.
Урта гомуми белем мәктәбе — 14.
Интернат-мәктәп — 1.
Урта һөнәри белем бирү учреждениесе — 2.
Өстәмә белем бирү учреждениесе — 4.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2012 елның 6 июнендә кабул ителгән 3497/12нче карары нигезендә педагогик эшчәнлектә югары нәтиҗәләргә ирешкән өчен акчалата бүләккә лаек булган укытучылар:
Соңгы вакытта үзәк каналлар аша инвалидларның да нәкъ безнең кебек үк тулы канлы тормыш белән яшәргә омтылуларын чагылдырган социаль реклама күрсәтә башладылар. Бу кешеләргә карата игътибар артуын күреп күңел сөенә. Ә бит нәкъ менә әлеге гражданнарга булган мөнәсәбәт җәмгыятьнең үсеш дәрәҗәсен билгели.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International