ЯҢАЛЫКЛАР


6
июль, 2012 ел
җомга
Ренат Шиһабиев заманында Арча балык хуҗалыгын Россия күләмендә алдынгы урыннарга чыгарган кеше. Юл идарәсендә баш инженерлыктан килгән иде ул анда.
Яңа җитәкче көчле коллектив туплый алды, тәртип яхшырды, күрсәткечләр алга китте. Яңа сезон алдыннан ел саен хезмәт хакларын арт-тыру традициягә кергән иде.
1994 елдан башлап элемтә бүлеге хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Патша заманыннан башлап халык күңеленә хат ташучылар буларак кереп калган элемтә хезмәткәрләре бүген хат кына ташып калмый, әллә ничә төрле эш башкара.

4
июль, 2012 ел
чәршәмбе
29 июньдә шәһәребездә бер көндә өч шатлыклы вакыйга булды. Беренче тантана — Пушкин урамында, биредә табигатьнең матур почмагында төзелгән мәһабәт йорттан унике ветеран бөтен уңайлыклары булган фатирлар алды.
Алар кешеләрнең юлларда хәвеф–хәтәрсез, имин, сәламәт йөрүләре өчен бар көчләрен куеп эшли. Көн дими, төн дими, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында юлларда хәвеф–хәтәргә юлыгучыларга ярдәмгә ашыгырга әзерләр. Бәйрәм көннәрендә аеруча җиң сызганып эшләргә туры килә үзләренә.
1 июльдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференция режимында муниципаль районнар белән киңәшмә үткәрде.
Киңәшмәдә социаль ипотека, ветераннарны фатирлар белән тәэмин итү, тузган торакны бетерү программаларының үтәлеше һәм киләсе елга планнар, ведомствоара электрон хезмәттәшлек мәсьәләләре каралды.
Яңалыклар
3 ИЮЛЬГӘ район хуҗалыкларында 21459 тонна печән, 47802 тонна сенаж, 671 тонна витаминлы печән әзерләнде.
29 июньдә муниципаль район башлыгы Алмас Назиров ягу сезонына әзерлекнең торышына багышланган киңәшмә үткәрде.
— Җәйнең бер ае үтеп тә китте, — диде ул. — Кыш та үз вакытында килеп җитәр. Бүген без узган сезонда нинди кимчелекләр булган, яңа сезонга әзерлектә нинди проблемалар бар — әнә шулар турында сөйләшәчәкбез.
2012 елның 1 июленнән дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәткәндә ведомствоара хезмәттәшлек турындагы федераль закон көченә керде. Шушы уңайдан без район башкарма комитетының икътисад һәм финанс бүлеге мөдире Зөлфәт Шәрәфетдиновка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

28
июнь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Арча шәһәре үзәгендә урнашкан Дан монументы янында Бөек Ватан сугышы башлануга 71 ел узуны хәтерләрдә яңарту, илебезнең тынычлыгын саклап, сугыш кырларында, Ватан алдындагы хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган якташларыбызны искә алу уңаеннан Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг узды.
25 июньдә районыбызның 11 сыйныфны тәмамлаган 341 укучысы урта белем алу турындагы аттестатка ия булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International