ЯҢАЛЫКЛАР


16
май, 2012 ел
чәршәмбе
Мәсхүт абый Халиков һәр елны Җиңү көне алдыннан Уфадан туган авылы Иске Ашытка кайта иде. Юл уңаеннан редакциягә дә керә, бәйрәмгә чакыра. Иске Ашытта бу тынгысыз кешене әле дә сагынып сөйлиләр.
Быел Җиңү бәйрәме көннәрендә Арчадан бер төркем сугыш һәм хезмәт ветераны Казанга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуга барды. Араларында Апаз авыл җирлегеннән Михаил Әпсәләмов белән Мөбарәк Закирҗанов та бар иде.
“Курса МТСы” ширкәте сабан культуралары чәчүне төгәлләде.
“Ватан”, Тукай ширкәтләрендә, Сафиуллин крестьян–фермер хуҗалыгында соңгы гектарларны чәчәләр.
“Северный” хуҗалыгыннан Фәнис Вәлиуллин “Хорш” агрегаты белән 1220 гектар чәчү чәчте, 384 гектарда туфрак эшкәртте.

4
май, 2012 ел
җомга
Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан районыбызда ел да үткәрелә торган шигырь бәйрәме турында язарга әзерләнеп йөргәндә яраткан язучыбыз, драматург, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Туфан ага Миңнуллинның вафат булуы турында кайгылы хәбәр алдык.
Быел язгы кыр эшләрендә югары күрсәткечләр өчен “Бердәм Россия” партиясе җирле бүлекчәсе политсовет секретаре Алмас Назировның Рәхмәт хаты, акчалата премия һәм вымпелга иң беренче булып “Ак Барс–агро” һәм “Курса МТСы” ширкәтләре механизаторлары Яхъя Габидуллин белән Алмаз Әхмәдуллин лаек булды.
Габдулла Тукай тормышыбызда елдан–ел зуррак урын ала. Аның иҗатына багышланган чаралар матур традициягә әверелә. Бөек шагыйрьнең 126 еллыгын да Тукай якташлары, милли рухлы шәхесләребез югары дәрәҗәдә билгеләп үтте. Мәктәпләрдә, мәдәният учреждениеләрендә берсеннән–берсе күңелле, кызыклы һәм матур чаралар үткәрелде.
«Казан арты» тарих-этнография музее РФ күләмендә «Тарих елы», Татарстанда «Тарихи-мәдәни мирас елы» кысаларында май ае дәвамында «Чорма операциясе» дип исемләнгән акция игълан итә.
А.С.Макаренко гаиләдә балаларны тәрбияләүгә багышланган лекцияләрендә болай дип язган: “Балаларга тәрбия бирү —тормышыбызның мөһим өлкәсе. Безнең балалар — илебезнең булачак гражданнары...Алар менә дигән гражданнар булып үсәргә тиеш. Дөрес тәрбия бирү — ул безнең бәхетле картлыгыбыз, начар тәрбия бирү — булачак кайгыларыбыз, безнең башка кешеләр алдында кылган гаебебез”.
Газета укучыларыбызга Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча фитосанитар күзәтү бүлеге дәүләт инспекторы Мөдәрис Фәттахов белән әңгәмәне тәкъдим итәбез.
12 апрельдә бер төркем хезмәт ветераннары Чувашия республикасы, Батыр районы, Шыгырдан авылына юл тотты. Көн кояшлы булмаса да, юл такыр, чиста, автобус тиз барды. Юлда 4 сәгать бару сизелмәде дә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International