ЯҢАЛЫКЛАР


18
май, 2012 ел
җомга
Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 67 ел тулу уңаеннан “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе яшь гвардиячеләре Борһанов урамындагы паркта “Мәңгелек хәтер бар” дип исемләнгән кичә үткәрделәр. Анда сугыш һәм тыл ветераннары да чакырылган иде.
11 майда Бөтенсоюз һәм республика смотрлары лауреаты “Җидегән чишмә” Арча халык театры яңадан Казан тамашачысы каршында чыгыш ясады.
Балалар сәнгать мәктәбе быел хореография бүлеге оешуына 25 ел тулуны Бөтендөнья бию көнендә зур концерт белән билгеләп үтте.

16
май, 2012 ел
чәршәмбе
Бөек Җиңүнең 67 еллыгы алдыннан муниципаль район башлыгы Алмас Назиров сугыш һәм хезмәт ветераны, легендар шәхес Фәйзи ага Галиев белән очрашты (рәсемдә).
Районның экология комиссиясе узган җомгада Яңасала һәм Каенсар авылларында булды. Узган елга караганда тәэсирләр уңайрак, ул чакта шактый беркетмәләр төзергә дә туры килгән иде.
Бәрәңге иң мөһим авыл хуҗалыгы культураларының берсе. Җитештерү күләме, энергетик кыйммәте буенча бөртеклеләрдән соң икенче урынны алып тора. Халык аны юкка гына “икенче икмәк” дип атамый.
“Ватан” хуҗалыгында уҗымнар өшеми дә, череми дә, авыруларга да бирешми. Быел да яшел хәтфәдәй булып утырган басуларына карап сокланырлык. Көзен бөтен шартларын китереп, әйбәт срокта чәчкәнгә шулай ул. Җитәкче, белгеч, механизаторлар шулай таләп итәргә һәм эшләргә күнеккән.
Агачлар — кеше тормышында гаять зур роль уйный. Сулаган һаваны чистарту, тирә–якка ямь, күләгәләрендә ял итү мөмкинлеге, яшәү өчен энергия бирү белән беррәттән алар көндәлек тормышыбызда кулланыла торган һәр әйбердә диярлек чагылыш таба.
Кыр батырлары
“Ватан” хуҗалыгыннан Әхтәм Шәвәлиев “Хорш” агрегаты белән 1950 гектарда чәчү чәчте, 866 гектарда культивация ясады.
“Вамин–Арча” ширкәтеннән Азат Фәләхиев “Моррис” агрегаты белән 1347 гектарда чәчү чәчте.
“Вамин–Мәрҗани” ширкәтеннән Васыйл Шакиров “Моррис” агрегаты белән 1195 гектарда чәчү чәчте.
“Кырлай” ширкәтеннән Фәнис Закиров “МТЗ–1221” тракторы белән 2000 гектарда дым каплатты.
Мәсхүт абый Халиков һәр елны Җиңү көне алдыннан Уфадан туган авылы Иске Ашытка кайта иде. Юл уңаеннан редакциягә дә керә, бәйрәмгә чакыра. Иске Ашытта бу тынгысыз кешене әле дә сагынып сөйлиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International