ЯҢАЛЫКЛАР


23
май, 2012 ел
чәршәмбе
“ЙӨРӘКТӘН ЙӨРӘККӘ” хәйрия фондына шәхси эшмәкәр Р.Р.Фәйзрахманова (Арча) — 2000, Утар Аты авыл җирлеге — 1500, ТР Федераль Казначылык идарәсенең Арча районы буенча бүлекчәсе 1500 сум күчерде.
Арча РОСТО (ДОСААФ) оешмасы, 2012 елның биш аенда гына да берничә тапкыр республика ярышларында һәм бәйгеләрендә катнашып, пьедесталның иң югары баскычына күтәрелде. Һәм менә яңадан оешманың производствога өйрәтү остасы һәм укытучылары беренче урында.

18
май, 2012 ел
җомга
“Кырлай” ширкәтенә кайчан килсәң дә ни дә булса төзиләр. Иске Кырлайда өч торакны үзгәртеп корганнар иде инде, сыерлар өчен тагын ике торакны яңарталар. Сиксән сыерга исәпләнгән бозаулату бүлеге төзелә.
17 майда икенче чакырылыш район Советының чираттагы XVIII утырышы булды. Аны муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе Алмас Назиров ачты һәм алып барды.
2011 елда күп фатирлы йортлардагы һәр фатирга ике контурлы газ казаннары кертелеп бетте. Бездә халык яңалыкны авырданрак кабул итә бит. Башта аны кирәксенмәүчеләр дә күп булды, әмма хәзер, әлеге казаннарның рәхәтлеген тойгач һәм файдасын күргәч, бар да сөенеп туя алмый һәм район җитәкчеләренә рәхмәтен җиткерә.
Гражданнарны авария хәлендәге тораклардан күчерү программасын тормышка ашыру өчен Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренә 99,89 млн. сум акча бүлеп бирелгән.
Бөек Ватан сугышының 1418 көне һәм төне кешелек хәтереннән мәңге чыкмаска уелып калган. Бу көрәштә Арча районыннан 25 мең кеше катнашкан, алар арасында 246 хатын–кыз да бар.
Аркадий Федорович Бруньконы (рәсемдә) күптәннән беләм. Озак еллар торак ремонтлау–төзү идарәсендә эшләде. Иң җаваплы участокларга аның бригадасын җибәрәләр иде.
Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 67 ел тулу уңаеннан “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе яшь гвардиячеләре Борһанов урамындагы паркта “Мәңгелек хәтер бар” дип исемләнгән кичә үткәрделәр. Анда сугыш һәм тыл ветераннары да чакырылган иде.
11 майда Бөтенсоюз һәм республика смотрлары лауреаты “Җидегән чишмә” Арча халык театры яңадан Казан тамашачысы каршында чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International