ЯҢАЛЫКЛАР


13
октябрь, 2017 ел
җомга

Быел терлек азыгын күп әзерләдек дип, артык тынычланып йөрергә урын юк икән.

Әңгәмәдәшебез – район үзәк хастаханәсенең йогышлы чирләр табибы Рәмзия Вәлиева.

 

Иске Кенәрдә яшәүче Нәбиулла Яруллин 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу уңайдан аны халыкны социаль яклау бүлегенең өйгә йөреп социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе җитәкчесе Альбина Йосыпова котлады, Россия Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды. Нәбиулла аганы котларга бүләк белән авыл җирлеге башлыгы Фәһим Фәйзуллин да килгән иде.

Арчада яшәүче Кәүсәрия Госманова шушы көннәрдә үзенең 90 яшьлеген билгеләп үтте. Аны олы юбилее белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов котлады, Россия Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, чәчәк бәйләме белән бүләк тапшырды.

Апаз районда иң зур авыл җирлекләренең берсе. Ул Хәсәншәех, Апаз, Пөшәңгәр, Мирҗәм, Каргалы, Каратай авылларын берләштерә. Бик күп танылган шәхесләрне биргән төбәк. Туган авылларын төзекләндерүгә үзләреннән өлеш кертергә әзер торган изге күңелле шәхесләре булган як. Әмма иганәчеләрнең дә акча янчыклары төпсез түгел, шушы җирлектә яхшы тормышта яшәргә теләүче халыкның да китереп биргәнне генә көтеп ятмыйча, бу эшкә үз өлешләрен кертүе дә сорала. Биредә үзара салым акчасы нинди максатларда тотыла? Халык үзара салым җыюның үз мәнфәгатьләре өчен кирәк икәнне аңлыймы? Шушы сорауларга җавап эзләп без Апаз авыл җирлегенә юл алдык.

Узган шимбәдә Арча спорт комплексында “КСМ” ширкәте  призына волейбол буенча район ярышлары булды. Анда төрле оешма, предприятие учреждениеләрдән барлыгы 12 команда катнашты. Волейболчыларны иң беренче булып район волейбол федерациясе җитәкчесе, “КСМ” ширкәте җитәкчесе Рафаэль Муллагалиев сәламләде.

Соңгы көннәрдә Башкортстанда тилчә (ящур) авыруы табылуы турында еш ишетергә туры килә. Бу нинди чир һәм ул безгә дә янамыймы? Әлеге сорауларны без район ветеринария  берләшмәсе җитәкчесе Ринат Фәйзрахмановка бирдек.

Соңгы елларда Арчада бик күп йортлар төзелде. Шәһәр күзгә күренеп үзгәрде, матурланды. Бу үз чиратында халык саны артуга, инфраструктура үсешенә китерде.

Берничә атна эчендә Арча районы спорт тормышында ике зур вакыйга булды. Республика күләмендә үткән укытучылар спартакиадасына Арча 800ләп кешене кабул итсә, үткән якшәмбедә Арча стадионында республика күләмендә чаңгычыларның  роллерларда ярышы үткәрелде. Көне дә әйбәт килде. Арчага 200ләп спортчы  Казан, Яшел Үзән, Сарман, Чабаксар шәһәрләреннән, Арча, Балтач, Саба, Кукмара, Ютазы һ.б. районнардан килделәр. Ярышлар елдан–ел куәтләнә бара.

Кышларымда кар бөртеге идең

Язларымның шомырт чәчәге.Таңнарымда җәйнең сайрар кошы,

Көзләремнең татлы җимеше…


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International