ЯҢАЛЫКЛАР


5
июнь, 2013 ел
чәршәмбе
Казанка авылында яшәүче Гөлсәрия белән Фәнәвил Мусиннарның бергә яши башлауларына 50 ел.
Килгәннәренә ике ай дигәндә сыерчыклар бала очырды. Быел әйбәт кышлап кайткан иде алар, буш оялар булмады диярлек. Дөрес, искәрмәләр дә бар. Бер оядагылары баланы яңа чыгарды, июль башларсыз очыра алмаслар. Төрле сәбәпләр булгандыр инде моңа. Соңарып булса да бала үстерергә омтылулары ошый.
АРЧА ШӘҺӘРЕНЕҢ көнбатыш өлешендәге мәчет төзелешенә Тинчурин урамыннан Н.Әһлиева, З.Сәгыйтов, Ф.Әсәтов, И.Сәгыйтов — 1000әр, Р.Салихов, Н.Габдрахманов, Р.Әхмәтҗанов, Р.Зарипов, Р.Насриев, И.Рәхмәтуллин, М.Маликов, А.Абзалов, Ф.Шакиров, Г.Фәйзрахманов — 500әр, А.Хәлимҗанов, А.Вафин, Ф.Закиров, М.Шәрипов, М.Саматова, Д.Һадиев, А.Галимов, И.Гайнуллин, Р.Сибгатуллина — 300әр, Н.Нуретдинов, Г.Йосыпова, А.Әхмәтҗанов — 200әр, М.Туктаров — 20, Күлтәси урамыннан Р.Ризванов, Болгар урамыннан Н.Фәйзрахманова — 1000әр, Утар Атыдан Разия Моратова 500 сум акча күчерделәр.

31
май, 2013 ел
җомга
Илебез Бөек Җиңүнең 68 еллыгын бәйрәм иткән көнне Арча станциясендә яшәүче Фәймә Гайнетдинова гомеренең 90нчы язын каршылады. Газиз кешеләренең шатлыгын уртаклашырга 7 баласы, 16 оныгы һәм 3 оныкчыгы җыелды.
Чувашстан Республикасының “Росинка” лагере яшь каләм тибрәтүчеләрнең зур җыенын уздырды.
Чабаксар шәһәренә Россиянең төрле төбәкләреннән, якындагы чит илләрдән 300 бала җыелды. Алар үзләренең киләчәкләрен журналист һөнәре белән бәйләргә теләүче яшүсмерләр. Бәйге балалар газетасы, телестудияләр һәм киностудияләр арасында булды.
Соңгы берничә елда җәйге айларда күккә карап үтә гомер. Яңгырлар нигәдер ерактарак йөри башлады. Гадәттә Сабантуйлар тирәләрендә яумый калмый иде, синоптиклар да июньнең унысыннан вәгъдә итәләр, көтеп карыйк.
29 майда муниципаль район башлыгы Алмас Назиров хуҗалык җитәкчеләре, җирлек башлыклары һәм сөт җыючы эшмәкәрләр белән киңәшмә үткәрде.
Беренче көн тәртибе буенча районда санитар–экологик хәлнең торышы тикшерелде. Соңгы вакытта үткән тикшерүләр бу өлкәдә әле җитешсезлекләрнең күп булуын ачыклады.

29
май, 2013 ел
чәршәмбе
Муниципаль район башлыгы Алмас Назиров 24 майда шәһәрдәге оешмалар, предприятиеләр эшчәнлеге, экология икеайлыгында башкарган эшләре белән танышуны дәвам итте.
Әбүнәче көнен хәзер халык көтеп ала башлады. Елдан–ел киң колач җәеп, газета–журнал укырга яратучылар өчен үзенчә бер бәйрәмне хәтерләткән бу чараның уңай яклары да бар. Ташламалы бәягә яраткан газетаңа я журналыңа языла аласың, аннан шуларны нәшер итүчеләр белән дә очрашасың, бүләкләр дә отасың.
Арча муниципаль районы Сабантуе программасы
9 июнь, 2013 ел, Арча шәһәре, стадион

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International